Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Чытының үзешчән артистлары тамашачыларын таң калдырды

Шушы көннәрдә Чыты авылында "Бер яшьлектә - бер картлыкта" хисап концерты узды.

Концертның исеме җисеменә туры китереп сайланды. Чөнки анда төрле яшьтәге катнашучылар бар иде, яшьләр дә, шулай ук өлкәннәр дә. Концерт бик матур узды, тамашачылар бик җылы каршыладылар, һәр чыгышны көчле алкышларга күмделәр, игътибар белән карап утырдылар. Зал тамашачы белән шыгрым тулы иде. Тамашачылар күрше авыллардан, район үзәгеннән, хәтта, Казан шәһәреннән дә кайтканнар иде. Концертның репертуары, шул кадәр бай эчтәлекле иде, һәр катнашучы үзенең концерт номерын, профессиональ осталык белән башкарды. Ул скетчларда катнашучылар дисеңме, аерым җырчы, биючеләр дисеңме!? Скетчларда һәм аерым номерларда катнашучылар: Фердинанд Гайнетдинов, әниле-кызлы Әлфия һәм Айгөл Габдрахмановалар, Гүзәлия Идрисова, Радик Гыйльметдинов үзләре җырчы, биюче, үзләре юмор остасы. Авылыбызның моңлы сандугачлары, җырчылары: Зәкия Гыйльманова, Хәбир Сәйфетдинов, Гүзәл Сафина, Гөлгенә Галиахмәтова. Үзләренең матур чыгышлары белән «Аулак өй» күренешендә катнашучы кызлар-егетләр, өлкән яшьтәге тамашачыларны бер мизгелгә яшьлекләренә алып кайткандай булгандыр, мөгаен. Кыскасы, концертта катнашучы яшьләребез дә үзләренең чыгышларын зур осталык белән башкарды. Күрше авыл егете - гармунчы Галәвиев Рәлиснең чыгышы да, тамашачылар күңеленә бик хуш килде. Ул үзенен гармунында татар халык көйләренә тезмә башкарды. Безнең концертның алыштыргысыз, оста гармунчысы, концертның башыннан ахырына кадәр, һәрбер җырчыга уйнаучы гармунчыбыз Дамир Шәйхетдинов булды. Авылыбызда үткәрелгән бер генә чара да, сабан туй һәм туй-мәҗлесләр аның катнашыннан башка узмый. Аны гармуны белән башка авыл-районнарга да чакыралар, ул безнең танылган, һәвәскәр гармунчыбыз. Концертның сценариен, авылыбызның уңган, чибәр, талантлы укытучысы - Ландыш Галиханова төзеде. Сценарий шул хәтле матур, театраль эчтәлекле, профессиональ осталык белән төзелгән ки, сүз әйтерлек түгел. Концертны алып баручыларның берсе Ландыш үзе, икенчесе оста нотыкчы, нәфис сүз остасы - үзебезнең җирле мәктәп директоры Хәбир Сәйфетдинов. Алар үзләренең осталыклары, сәхнәдә үзләрен иркен, чын профессионалларча тотулары белән тамашачыларны таң калдырды. Концертны шулкадәр зур осталык белән алып бардылар, тамашачылар тын да алмый тыңлап тордылар. Операторыбыз да оста, сәләтле, талантлы укытучы - Чулпан Батталова иде. Ул концертта өзеклекләргә урын куймады. Концерт шулкадәр җылы, җанлы барды, кыскасы: алар ничә концерт сезоны инде тамашаны зур осталык белән алып баралар, иҗади уңышлар сезгә, афәрин! Район мәдәният йорты вәкилләре Ләйсән Сәгыйрова белән Ирек Сөнгатуллин килеп, отчет концертының барышын зур игътибар белән карадылар, концертның репертуарына һәм барышына югары бәя бирделәр. Тамашачының тыныч, матур утыруларыннан һәм залның шыгрым тулы булуыннан канәгать булып киттеләр. Ләйсән Сәгыйрова тамашачыларга, 30 ноябрь көнне район мәдәният йортында үткәрелгән ике йолдыз фестивалендә Чытыдан Фердинанд Гайнетдинов, Гүзәлия Идрисова һәм Миңнур Шәмсетдинов «ИП Әлмәндәр» дигән матур скетч күрсәтеп, 1 урынга лаек булганнарын, аларның профессионалларча, зур осталык белән уйнауларын, мактау грамотасы һәм истәлек бүләкләре белән бүләкләнүләрен җиткерде.

Концертта катнашучы үзешчәннәргә, Чыты мәдәният йорты директоры зур рәхмәтләрен җиткерде, һәм рәхмәт йөзеннән диплом һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

Мин дә күп санлы тамашачылар һәм шәхсән үз исемемнән зур рәхмәтләремне җиткерәм. Бездә барлык чараларны Чыты авыл җирлеге, җирле мәктәп, мәдәният хезмәткәрләре дустанә мөнәсәбәттә үткәрә, бер-берсенә ярдәмләшеп эшлиләр һәм яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса