Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кешеләргә шатлык китерү өчен эшлибез

Якшәмбе мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Алар арасында район мәдәният йорты директоры Илдар Кадриев та бар. Шушы араларда ул 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде. Шул елларның яртысын мәдәният өлкәсендә эшләүгә багышлаган ул.

- Илдар Галиевич, сез район мәдәният йортына, гомумән, мәдәният тармагына кайчан килдегез?
- Мин бу өлкәдә бөтен аңлы гомеремдә, дип уйлыйм. 10 нчы сыйныфтан соң музыка училищесына керергә уйлаган идем. Әмма, сәламәтлек мәсьәләсе аркасында, бу ниятем барып чыкмады. Мин Казанның 4 нче контроль-үлчәү приборлары училищесына укырга кердем. Аннары 2 ел армия хезмәте. Өйгә кайткач, финанс бүлегенә эшкә урнаштым. Минем гитарада уйнаганымны, җырлаганымны белгәнгә, агитбригада составында концертларда катнашуымны гел сорыйлар иде. Кайчакта эштән сорап китәргә туры килә иде. Көннәрдән бер көнне мәсьәлә кабыргасы белән килеп басты: яраткан урында эшләсәң ни була? Шулай итеп, 1975 елда мин район мәдәният йортына килдем. Баштарак мине автоклуб мөдире итеп алдылар. Без район буйлап концертлар белән күп йөрдек. Ул чагында транспорт аз иде, шуның өчен дә гастрольләр озак дәвам итә иде.
- Әти-әниегез дә сәнгатькә гашыйк кешеләр идеме?
- Бәлки, шулай булгандыр. Әни мандалинада бик яхшы уйный иде, җырларга яратты. Мөгаен, шул елларда җыр белән һөнәри шөгыльләнү теләге тугандыр.
- Сез вазифагыз буенча һәм административ, һәм иҗади эш белән шөгыльләнәсез. Ике капма-каршы эшне ничек алып барырга өлгерәсез?
- Аларны берничек тә аерып карый алмыйм. Хәзер, билгеле, күбрәк административ эш белән шөгыльләнергә туры килә. Минем кул астында 122 кеше. Коллектив тату, аңлашып, бер- беребезне хөрмәт итеп эшлибез. Шуңа да нәтиҗәләр куанычлы дип уйлыйм. Бездә хәзер яшь көчләр күп. Шулар арасыннан Ләйсән Сагирова, Айрат Гыйззәтуллин, Илнур Хәлимов һәм башкалар үзләрен яхшы яктан күрсәтте. Вакыт калса, яраткан эшем белән шөгыльләнергә, җырларны искә төшерергә һәвәсмен.
- Сез "Раздолье" халык ансамблендә дә йщрисгз. Бик үзенчәлекле коллектив.
- Әйе. Сирәгрәк чыгыш ясала шул. Һәрвакыттагыча, вакыт җитми. Планлы чаралар, зур киеренкелек белән эшлибез. Әмма җырлау теләге кала.
- Хәзер яшь талантлар күбәйде. Алар республика, Россия, хәтта чит ил сәхнәләрен
буйсындыра. Алар сезнең буын башкаручыларыннан аерыламы?
- Һичшиксез. Алар бездән остарак. Бу талантлы яшьләр белән белгечләр, җыр укытучылары, режиссерлар, хореографлар эшли. Билгеле, табигатьтән талантлылары да бар. Аларга сокланмый мөмкин түгел.
- Һөнәри бәйрәмегез алдыннан мәдәният кырында эшләүче хезмәттәшләрегезгә ниләр телисез?
- Иҗади эшләү, түземлек, күбрәк инициатива. Төпле идеяләр, тәкъдимнәр көтәм. Шуларны бергәләп тормышка ашырырга язсын. Без кешеләргә шатлык китерергә тиеш. Төрле чаралардан соң яныма килеп, рәхмәт әйтсәләр, бик күңелле була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X