Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

КОТЛАУЛАР

Хөрмәтле төзүчеләр! Кадерле төзелеш тармагы ветераннары!

Һөнәри бәйрәм - Төзүчеләр көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез.

Төзүче һөнәре - иң борынгы, хөрмәткә лаек, кирәкле һөнәрләрдән санала. Төзүчеләр алар - авыл-шәһәрләргә яңа сулыш өрүчеләр, җирдә матур эз калдыручылар. Сезнең тырышлыгыгыз белән яңа предприятиеләр, торак йортлар, ФАПлар һәм клублар төзелә, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, хастаханәләр һәм башка социаль учреждениеләр ремонтлана. Эшегезгә тугры булуыгыз һәм осталыгыгыз нәтиҗәсендә районыбыз яңа төсмер ала, уңайлана һәм матурая гына бара, бездә ел саен күп кенә республика программалары тормышка ашырыла. Без республикада торак төзелеше буенча алдынгылар исемлегендә торабыз. Болар барысы да сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсе. Сез киләчәктә дә Питрәч районының үсешенә зур өлеш кертерсез дип ышанабыз.

Төзелеш тармагына гомерләрен багышлаган, шулай ук бүгенге көндә төзүче булып эшләүчеләрнең барысын да ихлас күңелдән котлыйм. Сезгә фидакарь хезмәтегез, эшегезгә тугры һәм җаваплы булуыгыз өчен чиксез рәхмәт белдерәм!

Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, изге эшегездә уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса