Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Әлбәден 2019» хәрби уеннары» фестивале тагын да масштаблырак булачак

Россия Президенты Владимир Путин 2020 елны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Хәтер һәм Дан елы дип игълан итте.

Киләсе елда легендар якташыбыз, Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гавриловның тууына 120 ел була. Район хакимиятенең зур залында «Әлбәден 2019» хәрби уеннары» фестивален икенче тапкыр оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча киңәйтелгән киңәшмә узды.

Киңәшмәдә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Мәдәният министрлыгы, Беларусь Республикасы илчелеге, «Патриот» үзәге, ТР Милли музее, «Татарстан Республикасы десантчылар союзы» төбәкара иҗтимагый оешмасының региональ бүлеге, «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте, «Витязь» хәрби-тарихи клубы, Бөек Ватан сугышы музее, ТР Дәүләт төзелеш идарәсе, «Кызыклы фән һәм техника йорты» ҖЧҖ вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Проект үсәргә тиеш! Зур җыелышта катнашкан һәркемнең фикере шундый. Киләсе елда биредә Петр Гаврилов хөрмәтенә мемориаль комплекс төзелер, музей үзгәрер, лагерь барлыкка килер, балалар һәм яшьләр өчен хәрби-патриотик чаралар уздырылыр дип көтелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса