Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Ленино-Кокушкинода “Туган телем – иркә гөлем” шигърият кичәсе үтте

    Ленино-Кокушкино урта гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара туган тел көне уңаеннан "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән шигъри кичә билгеләп үтелде.

    Шигъри кичәдә 4 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары катнашты. Бәйрәмне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абдрахманова Н.Н. һәм 4 нче сыйныф укучысы Блаченова Аня алып барды. Укучылар туган телебез турында язылган бөек шагырьләребездән: Г.Тукай, Ш.Маннур, Х.Туфан һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйләделәр, җырлар да җырланды, ял итү күнекмәләре дә уздырылды. Шигъри кичәдә аеруча Гарифуллина Д.,Гибатова А., Кәримова Д.,Гизутдинов К.,Гурина А., сәнгатьле сөйләүләре белән аерылып торды.Соңыннан китап күргәзмәсен карадылар, халык авыз иҗаты әсәрләрен искә төшерү уңаеннан 4 нче сыйныф укучылары ярдәмендә эшләнгән стенд белән таныштылар. Бәйрәм бик җанлы һәм күңелле үтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: