Питрәчтә «Скорлупино» фестивалендә иң зур әйлән-бәйлән оештырылачак
Мәдәният

Питрәчтә «Скорлупино» фестивалендә иң зур әйлән-бәйлән оештырылачак

Ул 14 сәгатьтә башлана һәм аңа теләгән һәркем кушыла ала.

Быел VII Бөтенроссия «Скорлупино» фестивалендә төрле милләт вәкилләреннән иң зур әйлән-бәйлән оештырылачак.

- Без Белгород өлкәсендә уза торган фестивальләрне хупларга телибез. Кызганыч, бүгенге хәл аркасында анда әлеге грандиоз вакыйгалар булмаган. Шуңа күрә быел Питрәчтә күпмилләтле иң зур әйлән-бәйлән оештырачакбыз, - дип сөйләде фестиваль оештыручысы Наилә Таҗиева. 

Әлйән-бәйлән 30 июльдә 14 сәгатьтә наратлыкта башланачак. Бу зур вакыйгага теләгән һәркем кушыла ала.