Бай программа әзерләнгән
20 августта Питрәчтә татарча фатирник узачак. Чара балалар шәһәрчегендә 17 сәгатьтә көтелә.
Фатирник – татарча квартирникны яңача аңлау: ачык һавада музыкаль кичә, җырларны тыңлау һәм башкару, өстәл уеннары һәм якыннарың белән вакыт уздырырга мөмкинлек.
Кунаклар өчен бай программа әзерләнгән:
- танылган татар һәм рус җырларын башкару;
- музыкантлар белән бергә караоке;
- самовардан чәй;
- шахмат һәм шашка;
- өстәл теннисы;
Оештыручы - «Күрше» республика фестивале командасы. Ел дәвамында мондый вакыйгалар республика шәһәрләрендә һәм районнарында уза.