Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәч керәшеннәренең мәдәният айлыгы иртәгә тәмамланачак

    26 февраль көнне 18 сәгатьтә «Җакын дуслар җыелышкач" дип исемләнгән бәйрәм концерты көтелә.

    Яков Емельянов исемендәге мәдәният үзәгендә Питрәч керәшеннәренең мәдәният айлыгы бара.

    Аның кысаларында безнең районда яшәүче керәшеннәрнең халык традицияләрен саклауга, яңартуга юнәлдерелгән танып-белү, күңел ачу чаралары үткәрелде.

    Ә инде иртәгә, 26 февральдә, Питрәч районы керәшеннәренең мәдәнияте һәм көнкүрешенә багышланган зур концерт-тамаша һәм күргәзмә булачак.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: