Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәч сәхнәсендә - җыр-моң бәйрәме

Курай, кубыз, гөслә, думбра, гармун... "Моңлы Татарстан" республика фестиваль-конкурсының зона турында катнашучылар нинди генә уен коралларында уйнамадылар. Әлеге чара узган шимбәдә Питрәч район мәдәният йортында узды. Анда республиканың кайбер районнарыннан уен коралларында уйнаучылар катнашты. Бу көнне район сәхнәсендә фольклор ансамбльләр дә чыгыш ясады. Ә алар республика "Иске-Казан түгәрәк уены" татар...


Фестиваль көнендә милли костюмнар төрлелегеннән күзләр камашты. Матур итеп эшләнгән баш киемнәре һәм төрледән-төрле сәйләннәр белән бизәлгән күлмәкләр һәм алъяпкычлар күз явын алырлык иде.

- Бик кыска вакыт эчендә костюмнарны үзебез тектек һәм аларга матур бизәкләр чиктек, - диде Пимәрдән "Ак калфак" фольклор ансамбле җырчылары. - Без фольклор фестиваленә ике татар халык җыры әзерләп килдек.

Коллективларының кайчан оешуы турында сорагач, хатын-кызлар үзләренең туганнан бирле сәхнәдә булуларын, гомер буе җырлауларын әйттеләр.

- Без балаларны да җәлеп итәбез, аларга халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәтеп калдырырга тырышабыз, - диде алар.

Әлеге фестивальләр менә шул максаттан үткәрелде.

- Безнең төп максат - халык җырларын, көйләрен, борынгы гореф-гадәт һәм йолаларны саклап калу, - ди жюри әгъзасы, республика мәдәни традицияләр үсеше үзәге баш белгече Лилия Җиһаншина. - Республика "Моңлы Татарстан" традицион музыкаль уен коралларында уйнаучылар фестиваль-конкурсы ике елга бер тапкыр, ә "Иске Казан түгәрәк уены" татар фольклоры фестивале ел саен үткәрелә. Без әлеге этапта иң яхшы башкаручыларны республика турына сайлап алабыз. "Иске Казан" конкурсында җиңүчеләр республиканы Бөтенроссия дәрәҗәсендә тәкъдим итәчәк. Әлеге фестивальләр нәтиҗәләре буенча без һәр елны яңа талантларны ачабыз, һәм шунысы куандыра, яшь башкаручылар елдан-ел арта бара.

Питрәч сәхнәсендә бик күп яшь буын вәкилләре чыгыш ясады. Алар арасында Пимәр авылыннан яшь гармунчылар, яшь җырчылар кебек музыкантлар да бар иде. Фестивальләрдә катнашучыларның барысы да дипломнар белән бүләкләнде. Ә менә җиңүчеләр исемнәре соңрак билгеле булачак. Конкурста катнашучылар фикеренчә, алар өчен җиңү иң мөһиме түгел. Иң мөһиме - сәхнәгә чыгу мөмкинлеге. Лаеш районы Ташкирмән авылыннан алтмыш алты яшьлек Раиса Киселева әйтүенчә, ул күңел өчен җырлый, олы яшьтә булуына да карамастан, төрле конкурсларда бик теләп катнаша икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса