Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәч гаиләсе “Нечкәбил” республика конкурсының финалына чыкты

Балалар сәнгать мәктәбе директоры Гүзәл Моисеева үзенең зур гаиләсе белән “Нечкәбил – 2019” республика күләмендәге ана матурлыгы һәм гаилә конкурсында катнаша. 46 катнашучының 12се финалга чыкты, алар арасында Моисеевлар гаиләсе дә бар.

“Нечкәбил” конкурсы Татарстанда яшәүче халык һәм гаилә традицияләрен хөрмәт итә торган гаиләләрнең чын тарихын күрсәтә. Гүзәл һәм Юрий Моисеевларның зур һәм тату гаиләсендә дүрт бала – олы кызлары Елизавета, уртанчы уллары Данил, кече кызлары – игезәкләр Лилия һәм Юлия. Бәйгегә кияүләре, Елизаветаның ире Сергей да кушылды.
Сайлап алу туры анкеталарны өйрәнү һәм жюри әгъзалары белән әңгәмә формасында узса, киләсе этап тагын да кызыклырак булды.
Ярымфиналда катнашучылар гаилә бәйрәмнәренең кунакчыллыгы аша гаилә кыйммәтләре, халык традицияләре турында сөйләделәр. Һәр гаиләнең бәйрәм чыгышлары өстәл янында мини-тамаша форматында узды. Чөнки өстәл - бердәмлек, тату гаилә символы. Алар жюри һәм тамашачыларны үзләренең ризыклары белән сыйладылар, традицияләре белән таныштырдылар.
- Безнең өстәлнең иң күркәм үзенчәлеге - иремнең әбисе рецепты буенча пешерелгән торт иде. Бу искиткеч десерт рецепты буыннан-буынга тапшырылып килә, - диде Гүзәл Илфатовна. – Шулай ук без үзебезне иҗади яктан да күрсәттек - мин баянда уйнадым, кызлар фортепианода композиция башкардылар.
Без районыбызны шундый югары дәрәҗәдә тәкъдим итүебезгә шатбыз. Бәйге җиңелләрдән түгел. Номер әзерләүгә бик күп вакыт китә, әмма безгә бик ошый, чөнки кичләрен бергә җыелырга зур сәбәп бар. Олы кызыбыз ире белән Казанда яши, ләкин, шуңа да карамастан, репетицияләрне калдырмыйлар, - диде елмаеп Гүзәл Илфатовна.
Конкурсның финалы ноябрь ахырында узачак. Моисеевлар гаиләсенә җиңүләр телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса