Питрәчлеләрне керәшен мәдәнияте фестиваленә чакырабыз!
Мәдәният

Питрәчлеләрне керәшен мәдәнияте фестиваленә чакырабыз!

17 август көнне Керәшен Сәрдәсе авылында беренче тапкыр керәшен мәдәнияте чарасы - #seyarfest узачак.

Ул 16.00 сәгатьтә башлана. Анда төрле районнардан килгән халык фольклор ансамбльләре катнашачак, шулай ук бәйгеләр һәм уеннар әзерләнә. Махсус кунаклар: Татарстан Республикасының атказанган артисты, Казан филармониясе солисты Марина Карпова һәм популяр җырлар авторы, автор-башкаручы Анна Попова.
Керәшен карендәшләребезне үзебездә көтеп калабыз!

Реклама
0+

 


Питрәч, Керәшен Сәрдәсе