Авыл мәдәният йортында "Ягез әле , егетләр!" бәйгесе узды.
Шәле мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Ягез әле , егетләр!" - бәйгесе үткәрделәр. Ике команда егетләре төрле биремнәрне үтәп, физик яктан үз көчләрен, шулай ук артистлык ягыннан осталыкларын да күрсәттеләр.
Айгөл Абдрахманова, "Ялкын" бию төркеме , Салават Апулов чыгышлары белән бәйрәм чарасы тагын да матураеп, тулыланып китте.
"Яшьләр" , "Дуслык" командаларында катнашучылар чын мәгънәснедә авыл халкына бәйрәм бүләк итте. Тамашачылар рәхәтләнеп, күңелле ял итте бу кичне.
Шулай ук бу чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үтте.