Чыты мәктәбе укытучыларының Питрәч авыллары буенча гастрольләре дәвам итә
Концерт Туган еллар елы уңаеннан оештырылды.
Чыты мәктәбе укытучылары коллективы районыбыз авылларында яшәүчеләрне үзләренең чыгышлары белән сөендерүләрен дәвам итә.
Күптән түгел алар авылдашларына күңелле ял бүләк иткән булса, шушы көннәрдә Күн авылы халкына "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип исемләнгән концерт-тамаша тәкъдим итте.
Бу кичне тамашачылар җыр-моңга хозурланып, спектакльдән өзекләр, биюләр карап рәхәтләнеп ял итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа