Бу хакта Питрәч районы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кощак мәктәбенең спорт залында ремонт үткәрелде һәм яктырту системасы алыштырылды.
Район башлыгына мәктәп администрациясе һәм укучыларның ата-аналары исеменнән спорт залы диварларын яңарту, шулай ук бинаны яктырту мәсьәләсен хәл итү үтенече белән мөрәҗәгать килде», - дип сөйләделәр район хакимиятендә.
Илһам Кашапов мәктәпне узган ел ахырында карап чыкты һәм бу эшләрне башкарырга кушты. Диварларны буядылар, лампаларны алыштырдылар, хәзер спорт залында якты һәм уңайлы.