Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ленино-Кокушкино мәктәбе педагог-психологы чыгарылыш сыйныф укучыларына киңәшләрен бирде

2024 елда БДИның төп дулкыны 23 майда башлана.

Ленино-Кокушкино мәктәбе педагог-психологы Анна Зарипова чыгарылыш сыйныф укучыларына киңәшләрен бирде.

Имтихан – мәктәп укучылары өчен җитди сынау. Аны уңышлы тапшыру өчен белем генә түгел, ә дөрес психологик әзерлек тә кирәк. Монда вакытны дөрес бүлү дә, яхшы кәеф тә, атааналар ярдәме дә бик мөһим.

Үз файдаңа эш йөрт. Укыганда БДИ турында онытма, әмма белемне БДИ өчен генә дип алма. Әти-әниең сиңа әзерләнгәндә ничек ярдәм итә ала, шул турыда уйла. Аларның синең өчен карар кабул итүен көтмә, үзең инициатива күрсәт, алардан нинди ярдәм көтүең турында ачыктан-ачык әйт.

Ныклап уйлап укы. Дәрестә белем алу өчен үзеңнең нәрсә эшләвеңә, дәрестә беренче тапкырдан материалны аңлау өчен мөмкинлекләреңне тулысынча кулланасыңмы, шуңа игътибар ит.

БДИга даими әзерлән. Психологиядә расланган: күнекмәләр шөгыльләнүнең никадәр озын булуы аркасында түгел, ә никадәр даими кабатлануы нәтиҗәсендә формалаша.

Истә калдыру ысулларын исәпкә ал. Кемдер күзе белән күргәнне, кемдер ишеткәнне яхшырак исендә калдыра.

Дөрес ял ит. Акыл эшеннән иң яхшы ял – физик активлык һәм иҗат: саф һавада йөрү, спорт, бию, хобби, үз кулларың белән нәрсәдер эшләү, йорт хайваннары белән аралашу һәм башкалар.

“Вакытны бушка сарыф иттерүчеләрдән” котыл – интернеттан, видеоуеннардан, социаль челтәрләрдә озак утырудан тыелып тор.

Дулкынлануны ничек җиңәргә?

Имтихан вакытында һәркем дулкынлана, борчыла. Мәсәлән, БДИда җибәрелгән хаталарга анализ күрсәткәнчә: еш кына бу хаталар белмәү аркасында түгел, ә игътибарсызлыктан, дулкынланудан килеп чыга. Мондый хаталарны булдырмас өчен, дулкынлануны тиз җиңәргә ярдәм итүче махсус алымнар кулланырга мөмкин.

– Имтиханнар алдыннан йокың туйганчы йокла, социаль челтәрләрдә һәм видеоуеннарда мөмкин кадәр азрак утыр, күбрәк хәрәкәт ит һәм саф һавада бул, диетада утырма – сиңа яхшы физиологик халәттә булу мөһим.

– Үзеңнең ни өчен дулкынлануыңны аңларга тырыш. Син нәрсәдән куркасың, сине күбрәк нәрсә борчый. Үзеңнең эчке халәтеңне контрольдә тот, син нинди тонда сөйләшәсең, үзеңә-үзең нәрсә дисең. Үзеңне әрләмә бу конструктив түгел. Аның урынына үзеңне хупла, үз-үзеңә карата йомшак, игътибарлырак бул.

– Әгәр дә дулкынлану имтихан вакытында башланса, экспресс тынычландыру техникасын куллан.

Башыңны кинәт уңга бор. Бу алым баш миенең сул ярымшарын активлаштыра, ул логика, анализ, фикерләү өчен җаваплы.

12гә кадәр санаганчы акрын сулыш ал: 12гә кадәр сана; 1, 2, 3, 4кә озын сулыш ал (суга чумарга җыенган кебек); 5, 6, 7, 8гә сулыш алуны тоткарла; 9, 10, 11, 12гә акрын сулышны кире чыгар. 3-4 тапкыр шулай эшлә.

Йодрыгыңны нык итеп кыс һәм ач. Моны 2-3 тапкыр кабатла. Игътибарыңны нинди дә булса предметка юнәлт: кабинеттагы теләсә нинди бер әйбергә кара. Уеңда аның исемен ата, аның билгеләрен һәм функцияләрне санап үт (нечкә, каты, үтә күренмәле, минеке, кара).

Психологка кайчан мөрәҗәгать итәргә кирәк?

Әгәр син артык борчыласың, авыр эмоциональ кичерешләр кичерәсең, йокы яки туклану белән проблемалар бар икән, психологка барырга кирәк. Тормышның кайбер чорларында һәр кеше үзен ялгыз хис итә, югалып кала, өметсезлеккә бирелә. Бу хисләрне кичерергә һәм җиңәргә якыннарың да, квалификацияле психолог та ярдәм итә ала һәм монда берсе икенчесен алмаштыра алмый.

Әгәр дә сез чыгарылыш сыйныф укучысының әтиәнисе икән, шуны белегез!

– БДИ – бөтен гаилә өчен җитди сынау. Бу чорда балагызга булышасыгыз килсә, аны куркытмагыз, ә аңа таяныч булырга тырышыгыз, ул сезгә авырлыклары турында ачылып сөйли һәм сезнең ярдәм итәчәгегезне белергә тиеш.

– Балагызга мөстәкыйль булырга рөхсәт итегез, шулай эшләмәсәгез, балагыз тарафыннан каршылык күрсәтүгә юлыгырга мөмкинсез. Куркыту һәм янаулар баланың укуга мотивациясен һәм үз-үзенә ышанычын юкка чыгара.

– БДИ турында чынлыкта ничек бар шулай сөйләгез, балага бирелгән белем дәрәҗәсенең кыйммәтен нәрсәдә күрүегезне әйтегез. Үз хисләрегез турында сөйләгез, баланы ачуланмагыз.

– Балагыз белән үз яшьтәшегез белән сөйләшкән кебек сөйләшегез, бергәләп ял итегез, төрле һөнәрләр белән таныштырыгыз, аны ачык ишекләр көннәренә алып барыгыз. Балагызның кызыксынуларын һәм үзенчәлекләрен исәпкә алырга тырышыгыз, аны стандартка туры китерергә тырышмагыз.

– Бала белән мөмкин булган иң тискәре нәтиҗәләр һәм алга таба ничек эш йөртү турында сөйләшегез.

– Балагызны тыңларга өйрәнегез! Башта ук киңәш бирергә яки юатырга тырышмагыз. Балага нинди ярдәм кирәклеген сорагыз һәм мөмкин булса, аны күрсәтегез. Әгәр дә ул шунда ук җавап бирмәсә, бу турыда бераздан сөйләшергә тәкъдим итегез.

Паникадан ничек котылырга?

– Иң беренче, сулыш алу ритмын нормальләштерергә кирәк. Гади күнегү ярдәм итәчәк: берничә минут эчендә әкрен һәм тирән сулыш алырга кирәк.

Сулыш алу тигез булсын өчен, эчтән санарга кирәк: өчкә кадәр санагач – сулыш аласың, өчкә кадәр санагач – сулышыңны чыгарасың. Хәтта иң эссе вакытта да, калтыравын җиңәр өчен, укучыга свитер яки кофта кирәк булырга мөмкин. Физик уңайлылык нервланган укучыда паника халәтен җиңелчә дулкынлану рәвешендә генә кичерергә ярдәм итә.

Кайбер укучылар имтихан алдыннан көчле курку хисләрен белдерәләр: “Мин бик куркам, миңа бик начар! Мин имтиханны бирә алмаячакмын, чөнки мин бернәрсә дә белмим!”. Шулай итеп, алар тирә-юньдәгеләрдә дә шундый ук хисләр тудыра, чөнки бергә “курку” күпкә җиңелрәк.

Кайбер кешеләргә “коллектив” курку начар тәэсир итә, шуңа күрә алар үзләре генә борчылуны яхшырак саный: читкә китә, коридор буйлап йөри, тәрәзәдән карый.

Бу чорда олыларның бурычы – балаларга ярдәм итү һәм аларга имтихан нәтиҗәләренең хөкем карары булмавын, шулай ук моның белән дөнья бетмәвен аңлату. Бала һәрчак барысын да төзәтеп һәм яңадан тапшырып булуын, ә сезнең аның янында булуыгызны һәм ярдәм итәчәгегезне белергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса