Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәчнең икенче мәктәбендә укучы: “Әкиятләр урынына – математик башваткычлар”

Отличник, Республика һәм Россия олимпиадалары призеры Адель Хисмәтуллин үзен тулысынча укуга багышлый.

Балачактан спорт белән шөгыльләнә, хоккей белән мавыга. Ләкин төгәл фәннәрне яратуы, укырга омтылышы, яңа белемнәр алу һәм җиңү теләге барысыннан да көчлерәк була. Бүген икенче мәктәп укучысы, отличник, Республика һәм Россия олимпиадалары призеры Адель Хисмәтуллин үзен тулысынча укуга багышлый. Аның яраткан фәннәре – математика, физика һәм информатика. Төгәл фәннәр белән мавыгу балачактан ук башлана, төгәлрәге дүрт яшеннән.

– Балалар бакчасыннан өйгә кайтканда ул миннән үзенә бирем сорый иде, – дип сөйли Адельнең әнисе Елена Андреевна. – Мин үзем мәктәптә укыганда математика белән шөгыльләнергә яраттым, шуңа күрә аңа биремне уйлап табу кыен түгел иде. Менә шулай әкиятләр урынына математик башваткычлар уйлап чыгарырга туры килде, – ди ул елмаеп.

Беренче сыйныфтан ук малай мәктәп олимпиадаларында катнаша башлый. Ә бишенче сыйныфта әнисе аны Казанга алып бара, анда ул айти-лицейда шөгыльләнә.

– Аларны анда катлаулы мәсьәләләрне чишү ысуллары белән таныштырдылар. Бу аңа да, Казанда өстәмә рәвештә шөгыльләнгән башка кайбер укучыларыбызга да математиканы уңышлы үзләштерүдә бик ярдәм итте, – дип сөйли сыйныф җитәкчесе Любовь Долгова.  – Адельгә килсәк, ул бик талантлы малай.

Алтынчы сыйныфта укыганда ук “Олимпка юл” республика олимпиадасының йомгаклау этабы призеры була, тугызынчы сыйныфта Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңү яулый һәм үз белемнәрен камилләштерүен дәвам итә.

Мәктәп укучысы уку өчен хәтта яраткан спорт төрен, балачактан ук шөгыльләнгән хоккейны ташлый.

– Уку өчен спортны ташларга туры килде, – ди Адель. – Киләчәктә Иннополис кебек абруйлы уку йортына керер өчен, БДИны яхшы тапшырасым килә. Программалаштыру белән шөгыльләнергә телим.

Шулай ук унынчы сыйныф укучысы дәресләрдә түгел, ә олимпиадаларга әзерлек вакытында шөгыльләнергә яратканын таный, анда алар укытучы белән иң катлаулы биремнәрне чишәләр. Аның сүзләренчә, алар катлаулырак булган саен, кызыклырак.

Яңа, 2024 елны ул яңа җиңү белән каршы ала: ике фән – математика һәм физика буенча республика мәктәп олимпиадасының йомгаклау этабы призеры булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса