Питрәч меценатлары мохтаҗ балаларга мәктәпкә җыенырга ярдәм итәчәк
Районда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе старт алды.
Аны оештыру турында район башкарма комитет җитәкчесе Марат Фәсхетдинов имзалаган күрсәтмәдә әйтелә. Акция кысаларында, Питрәч меценатлары авыр тормыш хәлендә калган, аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдә яшәүче мәктәп укучыларына ел саен ярдәм күрсәтәләр. Алар акча җыялар һәм канцелярия товарлары җыелмасы, шулай ук мәктәп букчалары сатып алалар, аннан соң аларны уку елы башында балаларга тапшыралар. Узган елда мондый букчаны 242 бала алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа