Питрәч районы мәктәпләренә яңа ноутбуклар тапшырдылар
Чарада район башлыгы Илһам Кашапов катнашты.
Республика мәктәпләрендә ноутбукларны яңарту буенча тиңдәшсез программа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән эшли һәм ул мәгариф өлкәсен цифрлаштыруга юнәлдерелгән. 303 заманча ноутбукны Питрәч районы да алды. Бүген аларны тантаналы рәвештә 18 мәктәп директорына тапшырдылар.
2010 елдан 2021 елга кадәр «Укытучыга-Ноутбук» проекты кысаларында республика бюджет акчалары хисабына безнең район укытучылары өчен 413 ноутбук сатып алынды. «РФда цифрлы икътисад» Федераль программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча, шулай ук инвестиция акчалары хисабына барлык мәктәпләр дә югары тизлекле интернет белән тәэмин ителде, гомуми белем бирү учреждениеләрендә үткәргечсез Wi-Fi урнаштырылды», - диде педагоглар алдында чыгыш ясап Илһам Кашапов.
Ноутбукларны яңарту проектын Ак Барс банк тормышка ашыра. Цифрлаштыру елында ул Татарстан мәктәпләренә 12 мең ноутбук тапшыра.
Ак Барс банкы өчен хәйриячелек һәм икътисадның төрле өлкәләренә спонсорлык ярдәме - социаль җаваплылык сәясәтенең бер өлеше. Мәгариф өлкәсе безнең аеруча игътибар үзәгендә» - дип билгеләп үтте «Ак Барс» банкының «Питрәч № 1» офисы җитәкчесе Лидия Пронина.
Районның зур мәктәпләре дә, шулай ук кечкенә мәктәпләре дә яңа ноутбуклар алды. Мәсәлән, Питрәчнең 1 нче һәм 2 нче мәктәпләре үз укытучылары өчен 51әр ноутбук алды. «Заманча техника, әлбәттә, педагогларга эшне җиңеләйтә. Алар электрон журналлар алып барып кына калмыйча, дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда да ноутбукларны актив кулланалар», - диде 1 нче мәктәп директоры Светлана Царевина.
10 ноутбукны Татар Тау Иле мәктәбе үз коллективы өчен алып кайтып китте.
Компьютерларны системалы тәэмин итү елдан-ел үзгәрә. Алар заманчарак, тизрәк эшлиләр, мөмкинлекләре дә зуррак. Бу педагоглар өчен бик яхшы бүләк», - дип шатлыгы белән уртаклашты мәктәп директоры Раилә Мифтахова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа