Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч укучыларын имтиханнарда нинди үзгәрешләр көтә?

11 нче сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасы апрельнең икенче декадасында узачак.

Аннан башка сынауларга кертмәячәкләр. БДИны һәм 9 нчы сыйныф имтиханнарын алдан тапшыру этабы булмаячак. БДИ  31 майдан 2 июльгә кадәр узачак. Аны вузларга  укырга керергә теләүчеләр генә тапшыра.  Өстәмә  этап 12–17 июльгә билгеләнгән. Урта һөнәри уку йортына керергә җыенучылар 24–28 майда рус теле һәм математикадан  дәүләт сынавын тапшыра. Бу – мәктәптә үткәрелә торган контроль эш формасы. Математика фәненнән сынауны икегә бүлгәннәр иде. Быел база өлеше үткәрелмәячәк. 

9 нчы сыйныф укучылары рус теле һәм математикадан сынау бирәчәк. Моннан тыш,  үзләре  сайлаган бер фәннән өстәмә контроль эш булачак. Рус теленнән әңгәмәне онлайн да уздырырга мөмкин. Ул 10 февраль, 10 март, 17 майда дип планлаштырылган. «Укудагы уңышлар өчен» медале һәм  «5ле»гә укучыларга аттестат БДИ нәтиҗәләренә карап биреләчәк. Тарихтан БДИ булмый. Өстәмә бәяләү процедуралары көтелми. Белем сыйфатына килгәндә, мәктәпләрне чагыштырулар, укытучыларга җәза бирүләр  дә булмаячак. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса