Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәчнең “Шатлык” приютында тәрбияләнүчеләр белемнәрен арттырды

7 ноябрьдә "Шатлык" социаль приютында юрисконсульт Б.И.Алишева "Безнең төркемнең Конституциясе. Кем минем хокукны саклый?" дигән темага дәрес үткәрде.

Ул Татарстан Республикасы Конституциясе бәйрәменә багышланган иде. Дәрестә 9 бала катнашты, 9 яшьтән алып 15 яшькә чаклы. Башта балаларны РТ Конституциясе тарихы белән таныштырдык. Дәрес барышында балалар ике төркемгә бүленеп әңгәмә кордылар, шуны раслап һәм үзләренең хокукларын билгеләп куйдылар. Шуннан һәр төркем приют директоры Р.В. Халилова белән булачак приют "конституциясенең" һәр статьясын тикшерделәр. Нәтиҗәдә, приют "конституциясе" проекты раслауга куелды. Дәрес барышында куелган максатларга ирешелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, Шатлык приюты, Дәрес

2
X