Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Татар Тау Иле балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әдәби музыкаль кичәдә катнашты

Тау башына салынгандыр безнен авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; Авылыбызның ямен суы,тәмен беләм Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән…

26 апрель бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Авылыбыз мәдәният йортында шагыйрьгә 130 яшь тулу унаеннан әдәби музыкаль кичә үтте. Кичәдә "Әкият"балалар бакчасына йөрүче балалар да катнашты. Каримова Ясминәгә 4 яшь кенә булуына да карамастан "Су анасы" шигырен бик оста итеп сөйләде. Балалар Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый", "Бала белән күбәләк" һәм башка шигырьләрен сәхнәләштерделәр. Кичә бик күңелле узды, балаларга бүләккә китаплар тапшыргач, сабыйларның күңелләре тагы да күтәрелде, алар куана-куана бакчабызга юл тотты...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса