Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
"Питрәч таңнары" һәркемне күңел ачарга чакыра
"Питрәч таңнары" фольклор сәнгате фестивале район халкын һәм кунакларын күңел ачарга чакыра.
-
Питрәч классик музыка мохитенә чумды
Ял көненең җылы матур киче – гаилә белән ял итү өчен менә дигән вакыт. Питрәч районында, якындагы авыл җирлекләрендә һәм хәтта шәһәрдә яшәүчеләргә дә шундый матур кичләрнең берсендә ике йөз профессиональ музыкант башкаруындагы классик музыка белән хозурлану бәхете елмайды. Аларга мондый мөмкинлекне “Классик музыка марафоны” - музыка һәм мәдәният турындагы проект бирде. Әлеге чара ачык һавада үзәк мәйданда Яшь өйләнешүчеләр паркында үтте.
-
Питрәчлеләрне ачык һавада фильм карарга чакырабыз.
Безнең авыл урамда кино карау фестиваленә кушыла.
-
Питрәч йолдызчыклары Кара диңгез яр буенда ял иттеләр
Аларның һәр чыгышы - үзенчәлекле, һәр номерлары - уникаль шоу, ә моның төп бизәге - яшь артистларның шатлыгы һәм илһамы. Алар тамашачыларны гына түгел, төрле конкурс жюриларын да гаҗәпләндерергә яраталар. Алар ел саен "Созвездие - Йолдызлык" фестивалендә катнашалар. Сүз, әлбәттә инде, район балалар иҗат йортында эшләүче "Пластилин" хореография студиясендә шөгыльләнүчеләр турында бара.
-
Мәйданчыкларда кич саен балалар шау-гөр килә
Егерме ел элек балалар нинди уеннар уйнаган икән? Элек сабыйлар каникул буе урамнан кермәгән дә дияргә була, алар нинди генә уен оештырмаган, ничек кенә уйнамаганнар! Ә бүген исә уен мәйданчыкларында уйнап-чабып йөрүче малай-кызларны күрмисең дә диярлек, алар көннәр буе телефоннан аерылмый. Барысы да түгел, әлбәттә. Питрәчтәге җиде балалар мәйданчыгында һәр кичне балалар шау-шуын ишетергә була. Анда балалар вакытларын ничек үткәрә икән?
-
“Яшьләрнең йолаларыбызны күреп-белеп үсүен телибез”
Керәшен Сәрдәсе авылында керәшеннәр үзләренең үзенчәлекле йолалары – “Корман боткасы”н үткәрделәр. Әле бүгенге көндә дә керәшеннәрнең бер генә гаилә бәйрәме дә җыр-биюсез һәм милли ризыклардан башка узмый. Күп гасырлар элек булган вакыйгалар турында бүген дә балаларны сөйли алар, шулай итеп йолалар буыннан-буынга күчә. Җыр-бию традицияләре һәм хәтта борынгы тормыш рәвеше элементларының милли бәйрәмнәрдә генә түгел, бу авылның гадәти көнкүреш тормышында да урын алуы бик сөендерә.
-
Питрәчтә чүлмәк ясау эше яңартылачак
Музейларның тузанга баткан киштәләрендә безнең тарихыбыз саклана. Шулай да музейлар үткәннәр белән генә яшәми. Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Район башлыгы Илһам Кашапов катнашында үткән Питрәчтә танылган чүлмәкчелек һөнәрчелеген яңарту мәсьәләләре буенча киңәшмә дә туган якны өйрәнү музеена экскурсия белән башланды.
-
“Скорлупино” Бөтенроссия фестивале булмаячак
Республикада кошлар гриппына бәйле хәлнең кискенләшүе сәбәпле, вирусның таралуын булдырмый калу өчен, “Скорлупино” оештыру комитеты 21 июльгә билгеләнгән бәйрәмне үткәрмәскә карар итте
-
«Пекинча тавык» телне йотарлык булды
«Скорлупино» Бөтенроссия фестиваленә әзерлек финиш сызыгына чыкты. Шушы ял көннәрендә бу фестивальгә районга күпләгән кунаклар киләчәк.
-
Питрәч районы Кощак авылында капиталь ремонт бара
"Авыл мәдәният йортларын капиталь ремонтлау" республика программасы буенча Кощак авылында мәдәният йорты төзекләндерелә.
-
Питрәчлеләр Мамадыш районында узган Питрауда кунак булдылар
Мамадыш районының Җөри авылындагы Тырлау аланында республика күләмендәге Питрау бәйрәме инде унтугызынчы тапкыр үткәрелде. Анда питрәчлеләр дә актив катнашты.
-
Быел “Скорлупино” фестиваленә керү өчен бушлай электрон билетлар алырга кирәк
Бу безнең искиткеч бәйрәмдә күпме кеше катнашканын төгәл белү өчен башкарыла. Моннан тыш фестиваль вакытында әлеге билетлар буенча призлар уйнатылачак.
-
Балалар бакчасы колхозныкы булган, ә хәзер хуҗасыз калган
Район башлыгы Илһам Кашапов кабат район авыллары буенча йөреп чыкты. Мондый эшлекле сәфәргә чыкканда районда махсус комиссия төзелә, анда теге яки бу мәсьәләләре буенча хәбәрдар белгечләр кертелә. Бу юлы комиссия төп игътибарны авыллардагы хуҗасыз яки буш торган объектларга юнәлтте.
-
Районның сигез мәктәбендә хезмәт һәм ял лагерьләре эшли
Шул исәптән, Богородск мәктәбендә дә.
-
“Мондый җырлар олыларга да, яшьләргә дә ошый”
Шимбә көнне Татарстанның Мамадыш районы Җөри авылында керәшеннәрнең милли бәйрәме – Питрау гөрләячәк. Ул православие динен тотучы бар халыкның яраткан изгеләре Петр һәм Павел апостоллар көненә багышланган. Бу бәйрәмне керәшеннәр Питрау дип атый.