Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Мәктәп укучылары шакылдавыкта да уйный, лезгинка да бии
Һәр халыкның бай үткәне, гореф-гадәт һәм йолалары бар, аны кешеләр буыннан-буынга бөртекләп җыя. Аларны кечкенәдән кадерләп сакларга өйрәтәләр. Яшь шигырь укучылар, биючеләр, музыкантлар, җырчылар үзенчәлекле чыгышлар белән үзләренең әти-әниләре, әби-бабайлары мәдәниятенә карата мәхәббәтләрен белдерде. Алар “Без бергә” республика халык иҗаты конкурсының муниципаль этабында катнаштылар. Ә иртәгә иң яхшылар Балык Бистәсендә безнең районны конкурсның зона этабында тәкъдим итәчәк.
-
"Балачактан сәхнә турында хыялландым"
Театр дөньясы гаҗәеп талантлы, иҗади, гадәти булмаган кешеләргә бай. Нәкъ менә алар үз талантлары белән башкалар күңелендә тирән, онытылмаслык хисләр тудыра ала. Иң мөһиме, болар барысы да телевизор яки компьютер мониторы аша түгел, ә нәкъ менә синең күз алдыңда башкарыла. Шуңа күрә спектакль вакытында тамашачы кичергән хисләр чын, ихлас булулары белән аерыла. Бүген, Бөтендөнья театр көнендә, без районда бу өлкәдә эшләүче талантларның берсе – Венера Пирожкова һәм аның “Непоседы” театр студиясе турында сөйләргә телибез.
-
Талант кына түгел, тырыш хезмәт тә кирәк
Кайберәүләр шаяртып: “Яраткан эшеңә бәйрәмгә барган кебек барасың ул”, ди. Мөгаен бу турыда мәдәният хезмәткәрләре башкалардан күбрәк беләдер. Аларның эше - һәркемгә бәйрәм бүләк итү, алар үз чыгышлары белән тамашачыны көләргә дә, еларга да мәҗбүр итә. Ә бит тамашачы күңелен яулау өчен күпме хезмәт таләп ителүен алар үзләре генә белә. 25 мартта Россиядә Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
-
“Туган җирем монда булу белән горурланам ”
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары район мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның “Төш” пьесасы буенча куелган спектакльләрен күрсәтте. Питрәчлеләр актерлар чыгышын зур кызыксыну белән шатланып күзәтте. Татар эстрадасының төрле дәрәҗәдәге йолдызлары безнең районга еш килә, ә менә театр гострольләре бик сирәк була. Шуңа күрә спектакль аншлаг җыйды, тамашадан соң артистларны халык көчле алкышларга күмде. Шатланыр һәм горурланыр өчен тагын бер сәбәп бар: спектакльдә төп рольне якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова башкара.
-
Алар үз иҗатлары белән күңелләргә шатлык өсти
Кощак һәм Шәле авылларында гадәти кышкы болытлы көн матур бәйрәмгә әверелде. Чөнки әлеге авылларда мәдәният йортында “Созвездие – Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре концерты булып узды.
-
Мәңгелеккә китеп барды...
16 гыйнварда 84 нче яшендә татар музыка мәдәниятенең танылган шәхесе, бөтен гомерен татар милли музыкасын үстерүгә багышлаган, аңа бәяләп бетергесез зур өлеш керткән, исеме бөтен дөньяга танылган, җырлары белән берничә буынны тәрбияләгән, халыкның яраткан җырчысы, исән чакта ук легендага әйләнгән кеше Илһам Гыйльметдин улы Шакиров вафат булды.
-
Шәле халкының олысы-кечесе әкияттә кунакта булды
Шәле мәдәният йортында, шаулап-гөрләп балалар өчен "Әкияттән кунакка - Кыш бабай һәм Кар кызы!" - дигән яңа елга багышланган бәйрәм чарасы узды.
-
Азəрбайҗан таксистлары Элвин Грей җырларын тыңлый башлаган
Блогер Əлфия Бəдретдинова Бакуга баргач, Элвин Грей җырлары яңгырап торган таксины видеога төшереп алган.
-
Питрәч кинотеатрына инде 11300 кеше килгән
“Батыр” кинотеатрының тарихы узган гасырның ерак кырыгынчы елларына барып тоташа. Бу елларда район кинофикациясе бик күп үзгәрешләр кичергән.
-
Керәшен Сәрдәсенең тагын бер ансамбленә халык исеме бирелде
Керәшен Сәрдәсе авылыннан “Сәяр” вокаль ансамбле инде җиде ел тамашачыларын үз иҗаты белән сөендерә. Бу вакыт эчендә коллектив авылдашларының гына түгел, ә республиканың күп кенә районнары һәм шәһәрләрендә яшәүчеләрнең күңелен әсир иткән. Алар төрле конкурсларда һәм фестивальләрдә актив катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар. Шушы көннәрдә ТР мәдәният министры боерыгы белән “Сәяр”гә халык ансамбле исеме бирелде.
-
2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде
Театр елын уздыру турындагы указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.
-
"Сәяр" халык ансамбле сыйфатында үзенең беренче концертын үткәрде
Керәшен Сәрдәсе авылында тантаналы зур чара оештырылды.
-
Татар эстрадасының популяр җырчысы Фирдүс Тямаевка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде
Фирдүс Тямаев атказанган артист исеме алу турында үзенең Инстаграмында хәбәр итте.
-
“Ярты гасыр бәйрәм бүләк итәбез”
Чыты авылы мәдәният йорты 50 еллыгын билгеләп үтте. “Юбиляр”ны котларга авыл халкы, район хакимиятеннән кунаклар килде, шулай ук инде күптәннән авылдан киткән, әмма тормышлары авыл мәдәният йорты белән бәйле булган кешеләр дә кунакка кайтты.
-
Керәшен Сәрдәсеннән "Сәяр" ансамбле концертка чакыра
Күптән түгел Татарстан Мәдәният министры карары белән Питрәч районы Керәшен Сәрдәсенең "Сәяр" коллективына "халык ансамбле" исеме бирелде.