Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Белгеч баллы ризыкка бик нык тартылудан котылу ысулларын әйткән

Белгеч әйтүенчә, татлы-баллыга мөкиббән китү дөрес тукланмау аркасында килеп чыгарга мөмкин.

Краснодар крае диетологы Ләйлә Кадыйрова, баллы ризыкка бик нык тартылудан ничек котылырга, дигән сорауга җаавп биргән. 

Татлы-баллыны бик нык яратучыларның организмына катлаулы углеводлар җитми. Мондый кешеләрнең организмы, глюкоза һәм крахмалга кытлыкны бетереп, тизрәк энергия алу өчен, баллыга тартыла”, – дигән ул “Ридус” басмасы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.

Диетолог, баллы әйбергә бик нык күңел тартылганда, кечкенә генә шоколад яки торт кисәге ашап куярга киңәш иткән. Шул ук вакытта табиб аны ашыкмыйча, телевизор карамыйча яки телефоннан сөйләшмичә, тәмләп кенә ашарга кушкан.

Моннан тыш белгеч, кәнфит-печенье кебек тәм-томнарны күрәгә яки йөземгә алыштырырга тәкъдим иткән. Шул ук вакытта ул, баллы ризыкка тартылу чын мәгънәсендә проблемага әйләнә башласа, белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X