Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

“Больничный” яңача исәпләнә башлый

1 сентябрьдән 8 яшькәчә балалары булган әти-әниләр, эш стажы нинди булуга карамастан, больничный буенча максималь түләү алачак.

Россия Хезмәт министрлыгыннан аңлатуларынча, әлеге яңалык 1,5 млн әти-әнигә кагыла. Бу түләүләр эш бирүчеләрнең чыгымнары артуга китермәячәк. Акча турыдан-туры социаль иминият фонды бюджетыннан түләнәчәк. Өстәмә документлар җыярга кирәк булмый, фонд больничныйдагы мәгълүматлар нигезендә исәпләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез: гомуми кагыйдәләр буенча вакытлыча эшкә яраксызлык өчен пособие күләме стажга бәйле. Әгәр дә иминият стажы биш елдан азрак булса, больничный уртача хезмәт хакының 60 проценты күләмендә түләнә, әмма аена 44 400 сумнан артмый. Стаж 5 елдан 8 елга кадәр икән, пособие уртача хезмәт хакының 80 проценты күләмендә (59 200 сумнан артмый) бирелә. Иминият стажы 8 ел һәм аннан күбрәк булганда, 100 процентка тигезләшә (74 001 сумнан артмаска тиеш).

Хәзер исә кечкенә балалары булганнарга стажның күпме булуы түләүгә бәйле түгел. Аны әти-әнинең хезмәт хакын карап исәпләячәкләр. Соңгы ике елдагы керемне бергә кушып, шул сумманы 730га (ике елдагы көннәр күләме) бүләсе була”, – дип аңлаткан “Российская газета”га адвокат Владимир Постанюк.

Әйтик, әни кеше 2020 елда аена 40 мең сум, 2019 елда аена 30 мең сум алган булса, аның кереме 2020 елда – 480 мең, 2019да – 360 мең сум чыккан.  480 000 + 360 000 = 840 000 сум килеп чыга. 840 000ны 730 көнгә бүләбез дә, 1159 сум 68 тиен килеп чыга. Аны больничныйда булган көнгә тапкырлыйбыз (әйтик, 14 көнгә 16 235 сум килеп чыга). Әни кеше аласы больничный күләме шуның кадәр була.

8 яшьтән олырак балалары булган әти-әнигә больничный элекеге схема буенча түләнәчәк, ягъни эт стажына бәйле.

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса