Мондый түләүләр 27 августтан алып ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Республика Хөкүмәте карары буенча бер вакциналаштырылган кеше өчен түләү күләме 200 сум тәшкил итә.
Вакцинациянең беренче этабында медицина хезмәткәренә пациентны караган өчен — 60 сум, прививка ясаган өчен 40 сум түләнәчәк. Икенче этапта шундый ук тәртиптә 100 сум түләнә.