Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Ковидка каршы прививка ясатыр алдыннан нәрсә ашамаска кирәк?

Табиб-терапевт, гастроэнтеролог Никита Харлов үз киңәшләрен бирде.

Коронавируска каршы вакцинация узар алдыннан баллы ризыклардан вакытлыча баш тартырга кирәк, чөнки канда шикәр күләме артып китсә кеше прививканы авыррак кичерә. Табиб-терапевт, гастроэнтеролог Никита Харлов Sputnik радиосына биргән интвервьюсында шулай дип белдерде.

«Прививка алдыннан татлы әйберләрне онытып торырга кирәк, чөнки канда шикәр күләме югары булачак. Шикәр югары икән, кеше прививканы авыррак кичерә», - диде табиб.

Аның сүзләренчә, бу составында зур күләмдә углеводлар булган продуктларга да кагыла. «Моңа бөтен углеводлар да, хәтта баллы булмаганнары да (бәрәңге, боткалар) керә. Ипи дә кандагы шикәр күләмен арттыра», - дип искәртте Харлов.

Ул шулай ук җиләк-җимеш куллануны якынча ике тапкыр киметергә тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, иң зыянлысы – прививка алдыннан һәм аны ясатканнан соң шунда ук банан, виноград һәм кавын ашау. Ә менә лимон, лайм һәм грейпфруттан авыз итәргә була, диде Харлов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса