Мәктәп укучыларын коронавирустан вакцина ясатырга мәҗбүр итмәячәкләр
Россиянең мәгариф министры урынбасары Александр Бугаев мәктәп укучыларына беркемнең дә ирексезләп вакцина ясатмаячагын әйтте.
18 яше тулмаган мәктәп укучыларын COVID-19 вирусына каршы прививка кадатырга мәҗбүр итмәячәкләр.
«әкин бу һәркемнең үз карары, беркем дә беркемне бернәрсәгә дә мәҗбүр итми», — диде Бугаев.
Яңа уку елында пандемиягә каршы барлык чаралар да көчендә кала. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова белдерде.
Һәр сыйныфның аерым кабинеты булачак. Моннан тыш, төрле класслар үзара контактта азрак булсын өчен, укучылар ашханәгә расписание буенча йөриячәкләр.
Температурасы булган, тән тиресе кызарган яки чабырган балалар мәктәпкә кермәсен өчен, „иртәнге фильтрлар“ да кала», — дип белдерде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа