Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Табиб яман шешне тавышка карап ачыклау турында аңлатты

Әгәр тавыш карлыкса һәм өч атна дәвамында бетмәсә, табибка мөрәҗәгать итегез, диде табиб.

Британия табибы Жан-Пьер Жиннон тавышка карап онкологияне ничек ачыкларга икәнен сөйләде, дип яза РИА Новости.

Табиб сүзләренчә, калкансыман биздә яман шеш булганда, тавыш карлыгырга мөмкин. Мондый халәтне игътибарсыз калдырырга ярамый.

Әгәр тавыш карлыкса һәм өч атна дәвамында бетмәсә, табибка мөрәҗәгать итегез», — диде табиб.

Шул ук вакытта, гади бактериаль инфекция дә тавышны карлыктырырга мөмкин, диде белгеч.

Моннан тыш, Жиннон бугаз янында шеш барлыкка килүгә, муенда лимфа төеннәре шешенүгә, йотканда авыртуга, тын алу кыенлашуга да игътибар итәргә кушты. Бу билгеләрнең һәркайсы калкансыман биз яман шеше турында кисәтергә мөмкин, диде табиб. 


ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса