Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Татарстанда яңа чикләүләр кертеләчәк

    Театр, кинотеатр, кинозал, цирк, концерт заллары, рәсми физкультура, мәдәни, спорт чараларына бару өчен һәркайда QR-кодлар кирәк була.

    Татарстанда ноябрь уртасыннан башлап ковидны кисәтү өчен яңа чикләүләр гамәлгә кертелә.

    15 ноябрьдән театр, кинотеатр, кинозал, цирк, концерт заллары, рәсми физкультура, мәдәни, спорт чараларына бару өчен һәркайда QR-кодлар кирәк булачак», — диде ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

    Ул QR-кодлар бары тик шәхесне раслаучы документлар белән генә үз көчендә булачагын әйтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: