Шәледә районның мактаулы гражданины, орден иясе Фәйзерахман Сафин призына көрәш буенча сигезенче ачык турнир узды.
Анда иң көчле көрәшчеләр катнаша һәм ул районда иң популяр турнирлардан санала. Ярышларда Казан, Яшел Үзән, Мамадыш һәм Питрәч районнары көрәшчеләре катнашты. Турнирда чын сенсация булды! Монда беренче тапкыр көрәш осталыгын гүзәл зат - унбиш яшьлек Ксения Демидова (тренеры - Андрей Чиндин) күрсәтте, аның көндәшләре егетләр булды. Кыз үз үлчәү категроиясендә бәхәссез җиңү яулады.
Турнирны тантаналы ачу вакытында көрәшчеләрне, җанатарларны СССРның спорт мастеры, «Татарстан Республикасының «Көрәш федерациясе» башкарма директоры Равил Хәйруллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин, Фәйзерахман Әхмәтҗановичның уллары Илдус һәм Җәүдәт Сафиннар сәламләде. Алар спортчыларга көрәш келәмнәрендә матур көрәш һәм җиңүләр, шәхси тормышларында уңышлар һәм сәламәтлек теләделәр.
Спортчылар, кунаклар һәм тамашачылар күренекле якташыбыз Фәйзерахман Сафин тормышы турында документаль фильм карадылар. Шунысы игътибарга лаек, ул утыз елга якын Мулланур Вахитов исемендәге колхозны җитәкләгән, бу чорда колхоз миллионер колхозга әверелгән.
Рәсми өлештән соң мавыктыргыч көрәш бәйгеләре башланды, алар ике келәмдә - спорт залында һәм мәдәният йорты сәхнәсендә үтте. Бу көнне турнирда барлыгы җитмештән артык көрәшче катнашты.
2003-2005 елгы егетләр биш авырлык категориясендә көч сынашты, алар арасында үз авырлык категорияләрендә: Денис Волков (Питрәч), Ксения Демидова (Кощак), Илназ Сираев (Шәле), Ислам Шәйдуллин һәм Азат Хамдиев (икесе дә Казаннан).
Гомумкоманда зачетында беренче урында - шәлелеләр, икенчедә – Питрәч һәм өченчедә – Кощак командалары.
Ксения Демидова ирекле көрәш белән күптән түгел генә шөгыльләнә башлаган, инде зур уңышларга да ирешкән. Ул финалда Аксубайдан дөнья чемпионы Ольга Шугаевага оттырып, Татарстан беренчелегендә икенче урынны алган.
- Мондый спорт төре белән шөгыльләнүче кызлар бик аз, шуңа күрә тренировкаларда егетләр белән шөгыльләнергә туры килә. Әлбәттә, егетләр физик яктан көчлерәк, әмма тренер өйрәткән техника һәм тактика ярдәмендә җиңүгә ирештем, - дип сөйли Ксения.
Кызга беркем дә махсус җиңелмәде, ул барлык көрәшләрдә дә баллар буенча җиңү яулады.
Яшел Үзәннән Азамат Гыймадиев һәм Данил Мостафин да турнирда беренче тапкыр катнашты. Данил икенче призер булды.
- Безнең тренер - дөнья чемпионы, төрле көрәш төрләре буенча күп кенә турнирларда җиңүче Фирдүс Зәйнуллин. Шундый титуллы көрәшче белән шөгыльләнүебезгә без бик шат, ул безнең кумир, - диде егет.
Дүрт авырлык категориясендә көрәшкән ир-егетләр арасында беренче урыннарны Илһам Гайфетдинов (Мамадыш), Марат Сафин (Шәле), Рөстәм Сабиров һәм Фәрхәт Фәйзуллин (икесе дә «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖдан) яуладылар. Авыр үлчәү категориясендә дөнья чемпионнары Фәрхәт Фәйзуллин белән Фирдүс Зәйнуллин (Яшел Үзән) арасында кызу бил алышлар барды, анда очколар буенча якташыбыз җиңде.
Команда зачетында беренче урында - акбарслылар, икенчедә – шәлелеләр, өченчедә - Күн командасы. Ир-атлар арасында җиңүче команда традицион приз - район башлыгы Илһам Кашаповтан тәкә алды.
Барлык призерларны Фәйзерахман Сафин сурәте төшерелгән медальләр белән бүләкләделәр, шулай ук аларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Ярышларда катнашучылар һәм тамашачылар җирле мәктәп, мәдәният йорты, Питрәч спорт мәктәбе, «Рацин Шәле» ҖЧҖ коллективларына, Питрәчтән Сафиннар һәм Зариповлар гаиләләренә һәм танылган якташыбыз хөрмәтенә турнир үткәрүдә ярдәм иткән барлык иганәчеләргә рәхмәт белдерделәр.
Фоторепортаж карагыз: Шәледә Фәйзерахман Сафин призына көрәш буенча турнир узды