Спорт

Питрәч хоккейчылары «Алга Куб» турнирында җиңде

Безнең спортчылар биш матчта җиңү яулады

Казанның «Форвард» боз сараенда 2013 елгы командалар арасында «Алга Куб» сезон алды хоккей турниры узды. Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән сигез команда катнашты.

«Пестрецы-2013» командасы (тренерлары Александр Евграфов һәм Константин Игнатьев) беренче төркемдә ВВС ЦСК (Самара) — 7:1, «Ижсталь» (Ижевск) — 3:2 һәм «Молотом»ны (Пермь) 6:0 исәбе белән җиңде.

Финал төркемендә тагын ике җиңү яуланды. Питрәчлеләр «Нефтехимик»ны (Түбән Кама) — 2:1 һәм Чиләбедән «Белеые медведи» командасын 2:0 исәбенә җиңде.

Шулай итеп, биш матчта да җиңү яулап, безнең хоккейчылар ярышларның төп призын яуладылар.

Турнир нәтиҗәләре буенча команданың иң яхшы уенчылары да билгеләнде. Руслан Глазков турнирның иң яхшы капкачысы дип танылды, Максут Хаҗипов иң яхшы һөҗүмче буларак бүләк алды, ә Кирилл Пушков команданың иң яхшы уенчысы булды.


спорт Сәламәт яшәү рәвеше