Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәчлеләр йөгереп кенә калмады, ГТО нормаларын да тапшырдылар

"Милләтләр кроссы-2015" - Бөтенроссия йөгерү көнен питрәчлеләр быел үзгә итеп үткәрделәр, алар 2000 метрга йөгереп кенә калмадылар, ГТО нормаларын да тапшырдылар.

"Милләтләр кроссын" үткәрү матур традициягә әйләнде. Питрәчтә моңарчы ул наратлыкта уза торган иде. Быел оештыручылар чарага үзгәреш керткән, катнашучылар һәйкәл яныннан наратлыкка кадәр йөгерде, бу нәкъ 2000 метр ара.

Икенче мәктәп укытучылары Лилия Шакирова, Айгөл Зимурова, Венера Вәлиуллиналар белән старт алдыннан сөйләштем.

- Быел яңа маршрут буенча, кызу кояш астында асфальттан йөгерергә туры киләчәк, бу сезне куркытмыймы,- дип сорыйм алардан.

- Киресенчә, без бик шат, - дип җавап бирде алар. Без кросста беренче генә катнашмыйбыз, ә Лилия иң беренче ярышлардан бирле катнашып килә. Безнең өчен бу сәламәтлек бәйрәме һәм без әлеге дистанцияне рәхәтләнеп йөгереп үтәчәкбез. Бүген безнең мәктәптән егермеләп кеше йөгерәчәк. Ә сәламәтлекләре аркасында йөгерергә ярамаганнар безне хуплап торыр өчен килделәр.

Инде старт якынлашып килә иде, мин аларга уңыш теләдем.

Берничә минуттан инде стадионда беренче финалистлар пәйда була башлады. Хатын-кызлар арасында (25-29 яшьлекләр категориясе) беренче булып "Кояшкай" балалар бакчасы хезмәткәре Ләйлә Камалиева килде.

- Бу минем декрет ялыннан соң беренче стартым һәм мин финишка беренче килүем белән бик горурланам, - дип үзенең хисләре белән уртаклашты җиңүче, - мин мәктәптә дә спорт белән актив шөгыльләнә идем. Бераз ял итеп алам да ГТО нормаларын тапшырырга китәм.

Әйе, бу көнне питрәчлеләр ГТО нормаларын да тапшырдылар.

ГТО - ул узган гасырның 30 нчы еллары энтузиазмы белән кертелгән илебез тарихы. Бу халыкның тормыш рәвешенә әверелгән физкультура һәм спорт. ГТО -үз-үзеңә ышаныч, авырлыкларны җиңеп чыгу юлында патриотик тәрбия. Ул спорт үсеше өчен ныклы нигез, сау-сәламәт буын дигән сүз.

Бу көнне йөздән артык питрәчле ГТО нормаларын тапшырырга теләк белдерде. Күпләр әле совет заманында әлеге нормативларның бик популяр булуМн, ә значокларын горурлык белән тагып йөрүләрен хәтерлиләрдер.

- ГТО нормаларын кире кайтарулары бик күркәм күренеш, бу бигрәк тә яшьләр өчен бик мөһим, - ди "Шатлык" приюты социаль хезмәт белгече Евгений Ушатов. - Мин спорт белән актив шөгыльләнәм, бигрәк тә аның уен төрләре ошый чөнки кечкенәдән физкультура һәм спортны яраттым. Бүген дә әлеге чараларда бик теләп катнашам. Нинди теләкләрем бар дисезме? Һәркемгә нормативларны уңышлы тапшырырга, спорт белән актив шөгыльләнергә, алга таба да мондый чараларны үткәрүләрен телим. Ә бүген спорт мәйданына чыккан һәркем өчен җан атам.

Сүз уңаеннан, Евгений өч спорт төрендә беренче урын алды (18 яшьтән 24 яшькә кадәрге яшь категориясендә) - урыннан озынлыкка сикерү, йөгереп килеп озынлыкка сикерү, граната атуда, ул кросста да призерлар арасында иде.

Кросста үз яшь категорияләрендә җиңүчеләр: Сергей Любов, Рөстәм Мөхәммәтшин, Павел Тихонов (барысы да 1 нче мәктәптән), Сергей Логинов (Коррекция-интернет мәктәбе), Ләйлә Камалиева ("Кояшкай"), Ирина Мөхәммәтҗанова ("Айгөл"), Ольга Юнусова ("Кыңгыраучык"), Эльвира Гайнетдинова (икесе дә финанс палатасы хезмәткәрләре).

Граната атуда иң яхшылар дип Владимир Волков (ПЧ-126), Руслан Ларионов ("Кайгырту" үзәге), Оксана Пушкова (редакция), Лилия Шакирова ( 2 нче мәктәп) танылды.

Елена Галактионова (1 нче мәктәп) озынлыкка иң ерак сикерүче булды. Урыннан ераклыкка сикерүдә Руслан Ларионов, Денис Козлов ("Теплострой" ҖЧҖ), Юлия Моисеева (район суды), Лилия Шакирова һәм Анна Тимофеева (икесе дә 2 нче мәктәптән) иң яхшы нәтиҗәләргә иреште.

ГТО нормаларын тапшыруда катнашучыларның гомуми нәтиҗәләре шушы көннәрдә мәгълүм булачак, барысы да нормаларны уңышлы тапшырганннардыр дип ышанып калабыз.

Ярышлар тиешле дәрәҗәдә оештырылган иде, секторлар яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде, балалары белән килүчеләр өчен төрле конкурслар оештырылды, аларга күңелсезләнергә ирек бирмәделәр.

Шунысы кызганыч, бу көнне кросста катнашучылар һәм ГТО нормаларын тапшыручыларга сусауларын басар өчен су булмады. Оештыручылар кояшлы, кызу көн булуын исәпкә алмаган иде. Һич югында гап-гади чишмә суы белән тәэмин итсәләр дә яхшы булган булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X