Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

2020 елда Питрәч районында булган топ-вакыйгалар

Коронавирус пандемиясе аркасында бу ел вакыйгаларга бай булмады. Шуңа да карамастан, узып баручы 2020 ел нәтиҗәләре буенча без иң истә калырлык яңалыкларны туплый алдык.

“Меша” спорт залын ачу

Яңа спорт комплексы универсаль спорт заллары төзү буенча республика программасы кысаларында төзелде. Комплекста баскетбол, волейбол, милли көрәш белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар.


Җиңүнең 75 еллыгы

9 май көнне Питрәч районының барлык авыл җирлекләрендә сугышчы-авылдашларны һәйкәлләргә чәчәкләр һәм веноклар салу тантанасы белән искә алдылар. Бу көннең иң мөһим вакыйгасы - Ватанны саклаучыларга өч һәйкәл ачу.
Бүгенге көндә безнең районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 12 кеше яши.


ТАССРның 100 еллыгы

ТАССР төзелү безнең дәүләтчелекне торгызуның тарихи акты булды, Татарстанда яшәүче барлык халыкларның икътисади, сәяси һәм социаль-мәдәни хокукларын гамәлгә ашыруда зур роль уйнады.
Бөек дата уңаеннан Питрәч районында мәдәният, спорт һәм мәгариф өлкәләрендә ел башыннан бирле бик күп чаралар уза, аларның күбесе онлайн-режимда үтте.


Питрәч районының 90 еллыгы

Туган якны өйрәнү музее мәгълүматлары буенча, Питрәч районы өч волостьдан тора: Питрәч, Пановка һәм Калинин. Беренче район советы съезды 1930 елның 30 августында була. Ул Питрәчтә уза. Съездда 100гә якын делегат катнаша. Район башкарма комитетының беренче рәисе итеп тынгы белмәс хезмәтчән, Боршли авылыннан крестьян Никифоров Степан Андрианович, секретарь Матвеев Степан Иванович сайлана.


“Царево" торак комплексында мәктәп ачылышы

Мәктәп төзелеше авыл җирлеге өчен уникаль проект булды. 1224 урынга исәпләнгән күппрофильле лицей «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты ярдәмендә төзелгән. Объект төзелешенә 1 млрд 223 млн сумнан артык средство тотылган, шул исәптән федераль бюджеттан 785,3 млн сум бүлеп бирелгән.
Мәктәптә уен бүлмәләре, махсус инженерлык әзерлеге кабинетлары, робототехника, 3D-модельләштерү, лабораторияләр, шулай ук ике бассейн һәм ике спорт залы бар.


Татарстан Республикасы Президентын сайлау

Республика Президентын сайлау 11-13 сентябрьдә узды. Питрәч районында 33 участок сайлау комиссиясе эшләде. Күпчелек питрәчлеләр Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирделәр - 99,16 проценттан артык.


Шәле һәм Богородск авылларында парклар төзелеше


Заманча паркларның идеяләрен «Заманча шәһәр тирәлеген формалаштыру» проекты кысаларында тормышка ашыруга ирешелде. Проектлар авыл халкының фикерләрен һәм тәкъдимнәрен исәпкә алып эшләнде. Аларны тормышка ашыру өчен 32 миллион сумга якын акча тотылган. Богородсктагы паркның мәйданы -17,9 сутый, Шәледә – 62 сутый. Анда асфальт юллар төзекләндерелде, участокларны яшелләндерү эшләре башкарылды, балалар өчен уен мәйданчыклары, спорт тренажерлары, урналар һәм эскәмияләр урнаштырылды, ял итү урыннары оештырылды.


«Яшьлек» торак комплексында фатирлардан ачкычлар тапшыру

Питрәч районында озакка сузылган төзелешне тапшырдылар. «Яшьлек» торак комплексының 40 тан артык гаиләсе үз фатирларыннан ачкычлар алды. Шулай итеп, безнең районда алданган өлешчеләр мәсьәләсе тулысынча хәл ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса