Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

2021 елга дини бәйрәм көннәре һәм уразалар

Керәшеннәрнең дини бәйрәмнәре

7 январь – Рождество. Ходайыбыз Иисус Христос туган көн

14 январь – Ходайыбыз Иисус Христос киселгән көн

19 январь – Качману (Крещение) Ходайыбыз Иисус Христос чумылган көн

15 февраль – Сретение. Ходайыбыз Иисус Христосны тугачтын кырыгынчы көнне келәү өендә каршы алган көн

14 март – Пручти. Кичерешү көне

7 апрель – Благовещение. Изге Кыз Марияга пәриштә изге хәбәр әйткән көн

25 апрель – Бәрмәнчек. Ходайыбыз Иисус Христосның зурлык белән Иерусалимга кергән көне

2 май – Пасха. Олы көн. Ходайыбыз Иисус Христос үлгәннән соң терелеп торган көн

22 май – Язгы Микула. Кодрәтләр кылучы Изге Николайның тәнен Бар каласына күчергән көн

10 июнь – Вознесение. Ходайыбыз Иисус Христос күккә күтәрелгән көн

21 июнь – Святый Тын көне (Духов день)

20 июнь – Тройсын. Апостолларга Святый Тын иңгән көн

7 июль – Чумылдыручы Изге Иоанн пагамбәр туган көн

9 июль – Алла Анасының Тихвин иконасын зурлау көне

12 июль – Питрау. Изге апостоллар Петр белән Павелны искә алган көн

21 июль – Казанский. Алла Анасы Изге Марияның Казан каласында төсе табылган көн

2 август – Элҗен. Илья пагамбәрне искә алу көне

9 август – Савыктыручы Изге Пантелеймонны искә алу көне

14 август – Беренче Спас. Ару Качны халыкка чыгарган көн

19 август – Урта Спас. Ходайыбыз Иисус Христос яктырылган көн

28 август – Алланы тудырган Изге Кыз Мария бу дөньядан күчкән көн

29 август – Өченче Спас. Ходайыбызның кодрәт белән төшерелгән төсен Константинополь каласына күчергән көн

11 сентябрь – Чумылдыручы Иоанн пагамбәрнең башы киселгән көн

14 сентябрь – Симән көн. Изге Симеон Столпникны искә алу көне

21 сентябрь – Алла Анасы Изге Кыз Мария туган көн

27 сентябрь – Ходайыбыз Иисус Христос кадакланган Ару Качны торгызган көн

14 октябрь – Покрау. Алла Анасы Изге Кыз Марияның бөркәве көне

4 ноябрь – Көзге Казанский. Алла Анасы Мәскәү каласын дошман халыклардан коткарган көн. Бердәмлек көне

14 ноябрь – Көҗмә Демиян. Бушлай савыктыручылар Косьма һәм Дамианны искә алу көне

21 ноябрь – Микайлу. Пәриштәләр башлыгы Архангел Михаилны искә алу көне

4 декабрь – Алла Анасы Изге Кыз Мария келәү өенә кергән көн

19 декабрь – Кышкы Микула. Кодрәтләр кылучы изге Николайны искә алу көн

 

* * *

 

Озын уразалар

15.03-01.05 – Олы ураза

28.06-11.07 – Питрау уразасы

14.08-27.08 – Успение уразасы

28.11.2021-06.01.2022 – Рождество уразасы

 

Туганайлар 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X