Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

"Ак барс-Питрәч" агрофирмасы җитәкчесе Зиннәтов Радик Әсхәтович бүген үзенең юбилеен билгеләп үтә

Аны һәркем катлаулы һәм актуаль мәсьәләләрне хәл итүдә максатчан, җаваплы, принципиаль кеше буларак белә. Туган көнегез уңаеннан алдагы котлаулар сезгә юллана.

Хөрмәтле Радик Әсхәтович!
45 яшь тулган көнегез уңаеннан ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз. Шул уңайдан сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, эшегездә уңышлар телим!
Без сезне үз эшенең остасы, принципиаль тормыш позициясе булган кеше, новатор буларак беләбез һәм  югары бәялибез. Питрәч районының агросәнәгать комплексы үсешенә  бәяләп бетергесез өлеш кертәсез. Сезнең җитәкчелек белән  «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы җитештерүенә алдынгы технологияләр кертү, заманча техника куллану, авыл хуҗалыгы объектларын модернизацияләү һәм төзү буенча алдынгы  позициядә тора
Фидакарь хезмәтегез, туган җирегез һәм анда яшәүче кешеләр турында кайгыртуыгыз өчен рәхмәт сезгә!

Илһам Кашапов, Питрәч муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе


Хөрмәтле Радик Әсхәтович!
Сезне туган көнегез – юбилеегыз белән котлыйбыз!
Сайлаган эшегезгә тугрылыклы, таләпчән, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы һәм гадел караш нәтиҗәсендә Сез районның барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре арасында лаеклы абруй һәм хөрмәт казанасыз.
Сезнең тирән белемегез, бай тәҗрибәгез һәм идарә талантыгыз киләчәктә дә Сез җитәкләгән предприятиенең динамик үсешенә хезмәт итәр дип ышанам.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм хезмәтегездә яңа уңышлар телим!

Илнар Хафизов, Питрәч районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы


«Питрәч-информ» коллективы да барлык ихлас котлауларга кушыла! Радик Әсхәтович, без Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык, көч-куәт, озын гомер,  эшегездә уңышлар телибез.
Тырышлык, үз эшегезгәә бирелгәнлек, максатчанлык Сезнең аерылмас юлдашыгыз. Эшлекле сыйфатларыгыз һәм эшегезгә тугры булуыгыз киләчәктә алга куелган максатларга ирешергә мөмкинлек бирсен һәм башкарган эшегездә уңышлар юлдаш булсын.
Сезгә әле тагын озак еллар районыбызга хезмәт итәргә, игелекле эшләр башкарырга насыйп булсын. Һәр туган көн Сезгә чиксез шатлык-куанычлар алып килсен. Тугры дусларыгызның ярдәмен,  туганнарыгызның  һәм якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, гомер кичәргә язсын.
Безнең белән хезмәттәшлек итүегезгә һәм район газетасына ярдәм күрсәтүегез өчен рәхмәт сезгә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса