Алар беренчеләрдән булып газетага язылдылар
“Вперед”-“Алга” район газеталары Питрәч районы, аның халкы, тормышы, проблемалары һәм шатлык-куанычлары турында язуын дәвам итә. Хәзер безнең басманы сайт, телевидение тулыландыра, шулай ук аларда Питрәч авыллары тормышын яктырта. Әмма аларны районның төп мәгълүмат чарасы – газетадан башка күз алдына китерүе кыен. Безгә аннан башка күңелсез булыр иде, мөгаен моның белән һәркем килешер.
2018 елның икенче яртыеллыгына газеталарга язылу кампаниясенең иң кызу чоры. Район оешмалары һәм учреждениеләре коллективлары газетага альтернатив ысул белән язылып, безне хуплыйлар. Аларга газета эш урыннарына ук китереп бирелә. Без аларның һәрберсенә бик рәхмәтле. Бигрәк тә алдагы яртыеллыкка альтернатив ысул белән вакытында һәм оператив рәвештә язылучы оешма коллективларына – район мәгариф бүлеге, район үзәгенең беренче һәм икенче мәктәпләре, “Айгөл”, “Каенкай”, “Кояшкай”, “Бәләкәч” балалар бакчалары, Яшьләр үзәге, администрация, Питрәч авыл җирлеге, район туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләренә рәхмәтебез чиксез. Район пенсия фонды идарәсе, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, гигиена һәм эпидемиология үзәге, финанс-бюджет палатасы, район хәрби комиссариаты, район китапханәләр системасы, “Ак Барс Банк”, статистика бүлеге, “Наско” иминият компаниясе, РУЭС, ТР буенча федераль казначылык идарәсенең территориаль бүлеге, салым хезмәте, ветберләшмә коллективларына рәхмәт.
Сез һәм әбүнәчеләребез ярдәме белән район газетасы яши, һәм һәркемнең газетадан үзләре турында, дуслары һәм туганнары турында уку, район яңалыкларын һәм булачак чаралар, һәм башка бик күп файдалы мәгълүматлар белү мөмкинлеге бар.
Безнең белән калуыгызга без бик шат һәм рәхмәтле. Без сезнең өчен эшлибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа