Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Амбарларга яңа уңыш тула

Вакыт аккан судай, тиз генә уза да китә. Әле кайчан гына кырларда тракторлар эшләп йөрсә, бүген исә куәтле комбайннарга чират җиткән. “Кыр корабларының” гөрелтесе ерактан ук ишетелеп тора. Узган атнада районның кайбер хуҗалыкларында уракка төштеләр. Быел иген кырларында җитмеш бер комбайн эшләячәк, аларга 32200 гектарда бөртекле культураларны җыеп алырга кирәк. Һәр елдагыча “Газовик“ ҖЧҖнең “Татарский” бүлекчәсе игенчеләре бөртеклеләрне суктыруга беренчеләрдән булып кереште.

– Калкулыкларда, үрләрдә бөртеклеләр тизрәк өлгерә, безнең комбайнчылар ашлыкны шуннан җыярга керешә дә инде, – диде хуҗалык агрономы Иван Спичков. – Монда эшкә ике “Полесье” комбайны һәм ашлык ташуга ике КамАЗ машинасы җәлеп ителде. Тулаем безгә 4000 гектардан артыграк мәйданда ашлык җыеп алырга туры киләчәк, ә безнең хуҗалыкта “Полесье” комбайннары өчәү генә. Әлбәттә, бер комбайнга бик зур нагрузка туры килә, шулай да бөртеклеләрне үз көчебез белән уңышлы гына җыеп алырбыз, дип ышанабыз.
Комбайнчылар, яшь булсалар да,барысы да тәҗрибәле игенчеләр. Богородск авылыннан комбайнчы Николай Дудкин остаз булып санала, район кырларында инде ул кырык елдан артык эшли. Безнең механизаторлар мондый маркалы комбайннарда эшләүчеләр арасында лидерлар рәтендә. Стимул бар, димәк, комбайнчылар арасында һөнәри көндәшлек тә булачак.
Әлегә без бодай суктырабыз, дөрес, бу кырларда уңдырышлылык бик үк югары түгел, бер гектардан 15 центнер уңыш җыеп алабыз. Чөнки монда дым озак сакланмый, бөтен өмет - башка кырларда, анда башаклар тулырак.
Бездә өч комбайнга өч машина, чөнки алар бер үк вакытта төрле кырларда эшли алалар, ә болай ашлык ташу белән проблемалар булмаячак. Бездә ике КамАЗ бар, алар ашлыкны элеваторга ташый, ә без аны күрше районга Коркачыкка илтәбез, беренче ике көнне яңа уңыштан 70 тоннадан артык бодай тапшырдык, элеваторның беренче уңышны нәкъ тә безнең хуҗалыктан алуы аеруча сөендерә.
Күп җирләрдәге кебек үк, без дә механизаторларны көнгә ике тапкыр ашатабыз, безнең ашханәдә яхшы пешекче Фәридә Миңнуллина эшли, ул эшчеләргә бик тәмле итеп ашарга пешерә. Кырларга төшке һәм кичке ашны УАЗикта Илшат Галимҗанов илтә. Илшатның бурычы - комбайнчыларны гына түгел, механизаторларны, көтүчеләрне да ашату. Безнең кырлар зур, анда эшләүче кешеләрне вакытында ашатып өлгерер өчен аңа бик нык тырышырга кирәк. Илшат үз бурычын үти, аннан зарланырлык урын юк.
Сүз уңаеннан, без инде 100 гектарда көзге уҗым өчен җир әзерләдек, шулай ук терлеккә сенаж һәм печәнне 100% әзерләдек, хәзер исә салам әзерләргә керештек, - дип сөйләде безгә Иван Ильич.
Ул үзе, инде күптәннән Казанда яшәсә дә, үз язмышын туган җире белән бәйли, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, дүрт ел туган авылы Кибәчтә баш агроном булып эшли, берникадәр вакыт Янсуарда Ильич исемендәге колхозны җитәкли. Шулай да, кырларда эшләүне ул якынрак күрә, шуңа күрә яраткан эшенә кире әйләнеп кайта. Хәер, ул инде дүрт ел лаеклы ялда, шулай да район хакына хезмәт итүен дәвам итә, мондый тәҗрибәле белгечләр һәрвакыт кирәк. Иртә таңнан ук ул инде комбайнчылар арасында була һәм кырдан иң соңгы булып кайтып китә. - Быелгы урак өсте миңа 2010 елны хәтерләтә, - ди районның алдынгы комбайнчысы Николай Заһиров, - ул чагында да шундый кызу иде, шулай да быел әле уңыш бар. Урак өсте башланыр алдыннан, без, комбайнчылар, белгечләр белән бергә кырларга чыктык һәм монысыннан башларга карар иттек. Быел кабат лидерлар арасында булу хыялым бар.
Аның ярдәмчесе Виталий Соболев әлегә мәктәптә укый, аны тәмамлаганнан соң, машина йөртү таныклыгы алырга һәм, өлкән хезмәттәшләре кебек, комбайнчы булырга хыяллана.
Районда урак өсте менә шулай башланды, тиздән кырларга башка хуҗалыклар да чыгачак, амбарлар яңа уңыш белән тулыланачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: уңыш амбар