Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Барлык хезмәтләр дә гадәттән тыш хәлләргә каршы торырга әзер

Быел Мишә кыштан соң акрынлап тыныч кына уяна, шулай да елгада су биеклеге көннән-көн күтәрелә генә бара. Шуңа күрә дә хәзерге вакытта район гадәттән тыш хәлләр идарәсе хезмәткәрләре һәм районда эшләүче гадәттән тыш хәлләр буенча махсус комиссия аны төп игътибар үзәгендә тота. Бүген безнең районда гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде.

Бу атнада  Питрәчнең кайбер  авылларында   язгы ташуга һәм урман янгыннарына  каршы көрәш буенча  Бөтенроссия  команда-штаб өйрәнүләре  үтте. Кичекмәстән эш йөртүче барлык хезмәтләр  гадәттән тыш хәлләр  була калса, ничек итеп эш итү тәртибен үзләштерде.  Торак пунктларны су басу очрагы Әлбәдендә модельләштерелде. Шунда ук коткару өчен  җәлеп ителгән  техника һәм кешеләр әзерлек сафына  тезелде.

– Бәхеткә,  Мишәнең  йортларны су басарлык биеклеккә  күптәннән инде югары күтәрелгәне юк, – дип билгеләп үтте Күн авыл җирлеге башлыгы Рифгат Баһауов. – Әмма  безнең  авыл җирлеге берничә пункт буенча  су басу куркынычы булган зонага керә – бездә йортлар да елгага һәм урманга  бик якын урнашкан. Шулай булгач планлы өйрәнүләр  монда даими үткәрелеп тора. Берәр хәл була калса,  кичекмәстән эш  итәргә әзер булырга кирәк. Быел әйләнә-тирәдә кар бик аз калды инде, бар да  яхшы гына үтәр, бәла-казалар булмас, дип уйлыйм.

 Өйрәнүләргә район гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе Марат Фәсхетдинов җитәкчелек итте.

– Бездә су басу куркынычы булган авылларга Питрәч, Әлбәден, Кибәч, Раевка керә. Анда барлыгы 263 йорт хуҗалыгы бар, аларда 877 кеше яши, – диде Марат Фәсхетдинов.

 – Эвакуация була калса, без аларны  ике пунктка – Питрәчнең беренче һәм Күн мәктәпләренә урнаштырачакбыз. Районда 70 кешедән һәм 32 техникадан торган  группа төзелде. Кирәге чыга калса – аны арттырачакбыз.

Фаразларга караганда,  алга таба барысы да яхшы  үтәр. Язгы ташуның беренче дулкыны артта калды, икенчесе дә   шома гына үтәр, дип өметләнәбез.

Хәзерге вакытта  суның күтәрелүе даими контрольдә тотыла.

– Бездә Мишәдә  бер стационар  гидропост урнашкан, ул тәүлегенә  ике тапкыр  – иртәнге сигезенче яртыда һәм кичке алтыда мәгълүматлар тапшыра, – дип билгеләп үтте Питрәч  янгын-коткару часте башлыгы Владимир Волков. – Бүгенге көндә  елгада су биеклеге  770 сантиметр, ул 980 сантиметр булса куркыныч, ягъни  бу биеклеккә  җитәргә  шактый ерак.

Карповкада  урманнар янгыны очрагына  хезмәтләрнең үзара эш йөртүләре тикшерелде. Анда шулай ук сигнал буенча  янгын сүндерү, ашыгыч медицина ярдәме машиналары, юлчылар, газчылар, район полиция бүлеге һәм башка хезмәтләр, шулай ук Питрәч урман хуҗалыгы вәкилләре килеп җитте.

Татарстанда һәм безнең районда  30 апрельдән 15 майга кадәр  катгый янгынга каршы режим  кертелә.  Бу вакыт эчендә  барлык профилактик чаралар күрелергә тиеш, бу  мөмкин булган куркынычны киметү өчен эшләнергә тиеш.

Язгы чорда  янгыннарның төп сәбәбе – бакча участокларында чүп-чар,  табигатьтә учак ягу, коры үләнгә ут төртү. Исегезгә төшерәбез,  боларны эшләү катгый тыела. Санитар-экологик ике айлык чорында  кыш буе җыелган чүп-чарны җыярга һәм читкә чыгарып ташларга кирәк, югыйсә, бу  алга таба зур бәлагә китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса