Барысы да безнең кулда
Көн темасы Газета

Барысы да безнең кулда

Питрәчтә юллар ремонтлана. “Айгөл” бакчасы янында яңа тротуар барлыкка килде, тагын берсе “Каенкай” балалар бакчасы янында төзелә.

- Күп эш башкарылган инде, әмма эш җитәрлек әле. Мишанина – Казанская – Перчков –Мелиораторов урамнары киселешендә дә яңа тротуар барлыкка килергә тиеш, - диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов. - Эшләр муниципаль юл фонды хисабына алып барыла.
Ә питрәчлеләр референдумны хуплаган булсалар һәм үзара салым республика программасында катнашсалар, Питрәчтә матур һәм куркынычсыз җәяүлеләр юллары тагын да күбрәк булыр иде.