Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

“Бердәм Россия” бердәм алдан тавыш бирү көненә чакыра

26 майда “Бердәм Россия” партиясеннән Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнарына депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирү узачак.

Алдан тавыш бирү көнендә питрәчлеләр бер үк вакытта берничә кандидат өчен тавыш бирә алачаклар. Иң күп тавыш җыйган катнашучылар Татарстан Республикасы Дәүләт Советына төп сайлауларда партия ярдәме алачак.
Тавыш бирү 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр барачак.
Хисап участоклары районның биш җирлегендә урнашачак. Питрәч район мәдәният йорты бинасында район үзәгендә яшәүчеләр, Кощак һәм Шигали авыл җирлекләре халкы тавыш бирә алачак. Шәле авыл мәдәният йортында шулай ук Екатериновка һәм Колай авыл җирлекләрендә яшәүчеләр тавыш бирәчәк. Чыты авыл мәдәният йортында Чыты, Янсуар, Татар Казысы, Керәшен Сәрдәсе һәм Күн авыл җирлекләре халкы өчен хисап участогы урнашачак. Ленино-Кокушкино авылындагы Яшьләр үзәгендә Надеждино, Кибәк Иле, Татар Тау Иле, Белкино, Кәвәл, Кибәч, Пимәр һәм Пановка авыл җирлекләре халкы тавыш бирәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса