Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

“Бердәм Россия” халык үтенеченә колак сала

Республикада муниципаль районнарның халык социаль проектларына бәйге игълан ителде. Иң яхшы проектлар республика бюджетыннан акча алачак. Муниципаль районнар арасында 35 миллион сум уйнатыла. Әмма бәйгедә муниципалитетларның үзләре дә финанслар кертергә тиеш. Алар проектның гомуми бәясеннән кимендә 40 процентын тәшкил итәргә тиеш.

Быел бәйгене "Бердәм Россия көннәре"ннән соң үткәрергә булдылар. Күп кенә кеше партия җитәкчелегенә, Дәүләт Советы депутатларына республикадагы тормышны яхшыртуны сорап мөрәҗәгать итте. Алар арасында шактый гына суммада финанс салулары таләп иткәннәре дә бар иде. "Бердәм Россия" партиясенең Татарстандагы сәяси советы урыннардан килгән социаль мәсьәләләрне хәл итү буенча халык проектларын хуплау инициативасы һәм аларны тормышка ашыру тәкъдиме белән чыкты.
Бәйге өч этаптан тора. Аның элгәре этабы быелның 2 июлендә төгәлләнде. Һәрбер муниципалитеттан бәйгенең беренче этабында катнашу өчен берничә проект сайлап алынды.
Бәйгенең беренче этабы өч районара мәйданчыкта узачак: 8 июльдә - Казанда, 9 июльдә - Алабугада, 10 июльдә - Әлмәттә. Шуларның нәтиҗәләренә карап, бәйге финалчылары билгеләнәчәк. Беренче этапта үз проектларын тәкъдим итүне оештырырга тиешләр. Йомгаклау этабын 15 июльгә кадәр үткәрергә ниятләп торалар. Бу вакытта финалга кергән проектларны тәкъдим итәчәкләр. 10 проект җиңүче булачак. Алар 1 миллион сумга кадәр акча алачак. Калган 43тән дә ким булмаган финалистлар лауреат булачак һәм 580 мең сумга кадәр акча алачак.
Безнең район бәйгегә өч проект тәкъдим итте. Питрәч 2 нче мәктәбе бәйгегә "Спорт мәйданчыгы төзелеше" проектын юллады.
- Проект нигезендә спорт мәйданчыгы төзелеше планлаштырыла. Ул төп бинадан 60 метр ераклыкта булып, баскетбол, мини-футбол уйнар, шулай ук физкультура дәресләрендә файдаланыр өчен билгеләнә, - дип сөйләде проект җитәкчесе, мәктәп директоры Эльмира Мамасадыйкова. - Безнең үз спорт мәйданчыгыбызны булдырасы килә. Ул заман таләпләренә җавап бирерлек, укучыларыбыз вакытларын файдалы үткәрерлек, тиешенчә хәрәкәт итәрлек, сәламәт яшәргә өйрәнерлек, спортка тартылырлык булсын, дип телибез. Бу укучыларга үз-үзләрен үстерү, раслау, күрсәтү өчен дә кирәк. Әлеге спорт мәйданчыгы укучыларга гына түгел, мәктәпкәчә яшьтәгеләргә, "Шатлык" приютында тәрбияләнүчеләргә, шушы тирәдә яшәүче балаларга вакытларын файдалы һәм дөрес үткәрергә дә бик шәп урын булачак.
1 нче номерлы "Кыңгыраучык" балалар бакчасы бәйгегә "Балачак дөньясы" проектын юллаган.
- Без шушы проектны әзерләдек һәм грант отарга телибез. Ул безгә уен мәйданчыкларын, балалар бакчасын тулысы белән реконструкцияләргә мөмкинлек бирәчәк, - ди проект җитәкчесе, балалар бакчасы мөдире Елена Шиһабетдинова. - Аны эшләгәндә ата-аналар теләген, балалар мәнфәгатьләрен, һәм, билгеле, заман таләпләрен истә тоттык. Боларның бөтенесе балаларыбызга имин һәм уңайлы шартлар тудыру өчен эшләнә. Чөнки балалар бакчасы - ул җылы бүлмәле, бөтен шартлар тудырылган бина гына түгел. Бу әле төзекләндерелгән территория дә - уен, ял, спорт һәм танып-белүне үстерү, тышта йөргәндә, балаларның иҗади сәләтләрен ачу, сәламәтлекләрен ныгыту урыны да. Без проектыбыз уңышлы булыр дип ышанып калабыз.
Тагын бер проектны Питрәч авыл җирлеге әзерләгән иде. Бу - Питрәчтәге Җиңү паркын реконструкцияләү. Әлеге проект, тәкъдир итүгә караганда, мәдәният мирасы һәйкәлен Бөек Җиңүнең 70 еллыгына төзекләндерүне һәм саклауны күздә тота. Шушы эшләрдән соң парк район халкының иң яраткан ял итү урыны булыр дип фараз ителә. Чөнки анда төрле чаралар үткәреләчәк, шул исәптән, яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү һәм әхлакый кыйммәтләрне саклауга кергәннәрен дә.

Проектны гамәлгә ашыру вакыты катгый билгеләнгән: проектлар быелның 1 октябренә кадәр тормышка ашарга тиеш. Шуның өстенә, муниципалитетлар әзер проект күрсәтергә тиеш. Әлеге проектларны гамәлгә ашыру буенча кайбер эшләр башкарылган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса