“Без бу бәйрәмнәрне күптән көттек”
Узган якшәмбе районда Сәламәтлек көннәре старт алды. Беренче бәйрәмне сәламәтлек саклау һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләре оештырды. Иң мөһиме, бу көнне саф һавада ял итәргә карар иткән питрәчлеләр өчен һава торышы да яхшы булды.
Бу якшәмбе иртәдән дәртле музыка һәм урманның саф һавасы питрәчлеләрне стадионга чакырып торды. Шунысы яхшы, мондый чаралар үткәрергә урыныбыз бар. Бу – Мишә елгасы яр буендагы наратлык. Әлеге урманда булган саен, мин туган ягыбызның матурлыгына сокланам.
Татьяна һәм Виктор Кузнецовлар бәйрәм башланганчы ук урманга килгәннәр.
- Без урманга елның теләсә кайсы вакытында йөрергә яратабыз, - диләр алар, - кышын, әлбәттә, чаңгыга басабыз, бу безнең өчен ял гына, шул рәвешле, күңел күтәренкелеге алабыз. Әлбәттә, конкурсларда катнашырга тырышабыз. Көнгә берничә километр йөрибез. Җәен гөмбә, җиләк җыябыз. Шулай ук балык тотарга яратам.
Кузнецовларның башка мавыгулары да бар, Виктор Александрович “Сударушки” ансамбле җитәкчесе, ә Татьяна Петровна бу ансамбль катнашучысы.
Шул арада бәйрәмнең алып баручысы Ләйсән Сәгыйрова һәркемне мәйдан үзәгенә чакырды, ә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Шәйхелисламов кышкы сәламәтлек көннәре башлануын игълан итте һәм барлык питрәчлеләргә, район кунакларына файдалы күңел ачуларын теләде.
Оештыручылар күп кенә конкурслар һәм уеннар тәкъдим итте, алар арасында элеккеге дә, яңа уеннар да бар иде. Нигездә, район үзәк хастаханәсе һәм мәдәният бүлегеннән ике команда үзара көч сынашты, шунысы куанычлы, әлеге оешма җитәкчеләре конкурсларда актив катнашты. Әгәр берсендә медиклар көчлерәк булса, икенчесендә мәдәният хезмәткәрләре үзләрен күрсәтте. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде.
Бәйрәмнең башка кунаклары да уеннарда актив катнаштылар.
Ольга һәм Руслан Николаевлар төрле чараларда һәрвакыт актив катнашалар.
- Без бу бәйрәмнәрне күптән көтәбез инде, - диләр алар, - менә бүген дә гаиләбез белән килдек, безнең белән беренче сыйныфта укучы кызыбыз Регина һәм өч яшьлек улыбыз Кирилл да килде. Конкурсларда катнашырга тырышырбыз. Искиткеч көн, моннан китәсе дә килми.
Шул вакытта гаилә башлыгы Руслан аркан тарту буенча конкурста җиңүче булды.
Бәйрәмгә килгән кешеләр дә күңелсезләнеп тормадылар, алар үзләренең дуслары, танышлары өчен актив җан аттылар, дәртле музыкага биеделәр. Ә конкурслар күңелле һәм кызыклы булды.
Чаңгысыз нинди кышкы бәйрәм инде! Күпләр урманга чаңгыда килде, алар өчен дә ярышлар оештырылды, ләкин мондый көннәрдә чаңгы ярышында җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә юк. Монда һәркем җиңүче дип әйтергә мөмкин.
Катнашучыларны хуш исле кайнар чәй һәм тәмле коймак көтә иде, аларны “Кыңгыраучык” балалар бакчасы хезмәткәрләре әзерләде һәм сыйлады.
Район үзәк хастаханәсе табибы Исламгали Мөхәммәтшин да бәйрәмгә килгән иде.
- Мин күптән спорт белән дус, бүген дә чарага килдем, аркан тартуда катнаштым, чаңгыда шуам, гомумән, бәйрәм атмосферасы ошый, тик үткән елларда саф һавада ял итәргә кешеләр күбрәк килә иде. Шуңа күрә, һәркемне мондый чараларда катнашырга чакырам. Бу файдалы да бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа