Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Безне кабат исәпкә алачаклар

Безнең илдә соңгы тапкыр халык санын алу 2010 елда узды. Ә 2020 елның октябрендә чираттагы Бөтенроссия халык санын исәпкә алу башлана.

РФ Хөкүмәте Бөтенроссия халык санын исәпкә алуны үткәрү вакытын билгеләде. Премьер-министр Дмитрий Медведев имзалаган карар Россия хөкүмәте сайтында бастырылган. Документ нигезендә, Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр узачак.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең халык санын исәпкә алу турында Федераль законы нигезендә 2017 елның сентябрендә үк игълан ителгән иде. Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты шулай ук үзенең тиешле карарын кабул итте. 2019 елның 29 мартында Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов та 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны әзерләүгә һәм үткәрүгә ярдәм итү буенча район комиссиясе төзү турындагы нигезләмәне раслады. Халык санын алу үзе (билгеле бер программа буенча сораштыру үткәрү) кыска вакыт эчендә узачак. Әлбәттә, хәзер аңа зур әзерлек эшләре алып барыла, анда районның барлык хезмәтләре һәм җирле үзидарә органнары җәлеп ителгән. Алар район территориясендә халык санын исәпкә алуны уңышлы үткәрү өчен шартлар тудырырга тиеш. Беренче чиратта, бу шартларга муниципаль берәмлек, авыл җирлекләре исемлеген һәм чикләрен аныклауны, торак пунктларда адреслы хуҗалыкның торышын һәм номер билгеләрен урнаштыру буенча эшләрне тоташ тикшерүне үткәрү белән тәртипкә салуны кертергә кирәк. Шулай ук тору урыны һәм яшәү урыны буенча теркәгәндә Россия Федерациясе гражданнарын теркәү һәм исәптән төшерү кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирергә кирәк.
Торак фондын, башка биналарны һәм корылмаларны техник эксплуатацияләүнең билгеләнгән кагыйдәләре һәм нормалары нигезендә, урам һәм тыкрыклар киселешендәге барлык йортларда урам исемнәре язылган күрсәткечләр эленеп торырга, ә һәр йортта номер билгесе булырга тиеш. Күп фатирлы йортларда подъезд ишекләрендә фатир номерлары күрсәтелергә, һәр фатирның төгәл номеры булырга тиеш. Урамның һәр ягында йортларның нумерациясе эзлекле барырга тиеш, бер үк исемдәге урамнар, бер үк урамда бер үк төрле номердагы йортлар булырга тиеш түгел. Урам исемнәре, йортларның номерлары күрсәтелгән аншлаглар урнаштыру җирле әһәмияткә ия мәсьәләләр. Бүгенге көндә без урамнардагы аншлагларны һәм йортларда номер билгеләрен тикшердек. Белкино, Керәшен-Сәрдәсе, Пимәр, Татар Тау Иле, Кибәч, Кибәк Иле кебек авыл җирлекләрендә бу юнәлештә эшләнгән эшләрне уңай мисал итеп китерергә мөмкин. Питрәч, Екатериновка, Шәле, Богородск, Ленино-Кокушкино, Надеждино, Татар Казысы, Чыты, Иске Шигали, Янсуар, Кощак, Пановка, Күн, Колай һәм Кәвәл авыл җирлекләренә әле бу юнәлештә эшләргә кирәк. Шуны билгеләп үтәсе килә, безне авыл җирлекләрендә халыкның хуҗалык санын исәпкә алуның тулы һәм дөрес тәэмин ителеше борчый. Әлеге мәгълүматлар авыл торак пунктлары исемлеген төзегәндә кулланылачак. Нәтиҗәдә, аларның төгәллегенә исәпкә алуның сыйфаты һәм нәтиҗәсе бәйле. Беренче карашка, 2020 елның октябрь аена әле ерак һәм барысын да эшләргә өлгерергә була кебек. Әмма, алдагы еллар тәҗрибәсен исәпкә алсаң, әзерлек эшләрен сыйфатлы һәм вакытында алып баруың яхшы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса