Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы Газета

Бүген питрәчлеләр Олы көнне билгеләп үтә

Олы көн бәйрәме Иисус Христосның качка кадакланганнан соң яңадан терелеп торуына бәйле рәвештә билгеләп үтелә.

Олы көн гыйбадәт кылулары һәм бәйрәм литургияләре районның барлык 16 гыйбадәтханәсендә дә, чиркәү хезмәткәрләре һәм  чиркәүгә йөрүчеләр тарафыннан санитария-эпидемиология кагыйдәләрен үтәп башкарылачак.
Православие христианнары традицион рәвештә бәйрәм табынына әзерләнгән куличларны, буялган йомырка һәм башка ризыкларны изгеләндерәчәк.  Олы көндә кешеләр бер-берсен   ”Христос терелеп торган”, “Чынлап терелеп торган” дип сәламли. 

Питрәчлеләрне Олы көн белән район башлыгы Илһам Кашапов котлады:

Изге Олы көн бәйрәме безне традицион рухи кыйммәтләр нигезендә берләштерә, игелекле эшләр һәм гамәлләр кылырга этәрә. Бу язгы бәйрәм көннәренең барлык район халкы өчен дә шатлыклы булуын телим. Туганнарыгыз, якыннарыгыз белән аралашу күңелләрегезне җылытсын. Питрәчлеләрнең өйләрендә һәм гаиләләрендә һәрвакыт иминлек һәм  тынычлык булсын. Ә бу бәйрәм бәхет, сәламәтлек алып килсен һәм барлык изге теләкләрне тормышка ашырсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса