Ярышлар Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышлана.
Бүген, 21 майда, Питрәч спорт мәйданчыкларында һәм «Сула» бассейнында медицина хезмәткәрләре спартакиадасының зона этабы уза. Спортчылар-медиклар спортның җиде төре буенча ярышалар.
Ярышлар башланыр алдыннан һәркемне район башлыгы Илһам Кашапов котлады.