Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Әбүнәче көненә чакырабыз

“Пестрецы” почта элемтә бүлеге һәм “Вперед”-“Алга” район газетасы 19 апрельдә почта элемтә бүлегендә, Питрәч авылы, Гаврилов урамы, 22 нче йорт адресы буенча, Әбүнәче көне үткәрә.

Матбугат басмалары укырга һәм аралашырга яраткан кешеләрне Әбүнәче көнендә катнашырга чакырабыз. Бу көнне сез чиратта тормыйча гына яраткан басмаларыгызга языла, басма продукция сатып ала, шулай ук “Вперед”-“Алга” газетасы һәм “Пестрецы” җирле телеканалы хәбәрчеләре белән аралаша алачаксыз.
Безнең район газетасы битләрендә сез район башлыгының иң соңгы боерыкларын, шулай ук Питрәч районында гына түгел, ә республикада булган вакыйгалар турында да белә аласыз. Безнең авылда яшәүчеләр һәрвакыт якташларының язмышлары, хезмәт һәм спорт уңышлары белән кызыксына. Боларның барысы һәм башкалар турында җирле матбугат басмасыннан укып белергә була.
2019 елның икенче яртыеллыгына район газетасына язылу бәясе шәхси затларга 726 сум, юридик затларга 812 сум тәшкил итә.
Әбүнәче көнендә сез башка газета-журналларга да языла, шулай ук язылган өчен истәлекле бүләк ала алачаксыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса