Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

“Бөтен гаиләбез белән яратып укыйбыз”

“Татмедиа” АҖ “Язылган өчен телевизор!” акциясендә иң актив катнашучылар арасында кыйммәтле бүләкләр уйнатты. 15 йон юрган, өч фотоаппарат һәм 32 дюйм диагональле телевизор кебек бүләкләр уйнатуда бөтен республикадан холдинг басмаларына язылган иң актив әбүнәчеләр катнашты. Призларны җиңүчеләр генә түгел, Татарстан Республикасының һәр районында һәм шәһәрендә матбугатка күп язылучылар да алды.

Безнең районда элеккеге хезмәттәшебез, Шәле авылында яшәүче Гүзәл Сафинага бәхет елмайды. Истәлекле бүләкне алырга редакциягә Гүзәлнең ире Рөстәм килде.
- Бөтен гаиләбез газета-журналларны яратып укый, - диде Рөстәм Сафин. – Ел саен күптөрле басмаларга язылабыз, гаиләнең һәр әгъзасының үзенеке. Мисал өчен, тормыш иптәшем – балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшли, педагоглар өчен журналларга языла. Кече кызларым балалар журналларын укыйлар. Һәм, әлбәттә инде, нинди вакыйгалар булганын, якташларыбыз һәм авылдашларыбыз турында белү өчен район газетасына язылабыз.
Конкурста Сафиннар беренче тапкыр гына катнашып бүләк отмыйлар, алар – “Татмедиа” АҖ басмаларының тугры әбүнәчеләре һәм укучылары. Ә аларның олы кызлары үз язмышын массакүләм мәгълүмат чаралары белән бәйләргә тели. Хәзер ул югары уку йорты студенты, журналист белгечлегенә укый һәм киләчәктә республика газеталары редакцияләренең берсендә эшләргә хыяллана.
Реклама хокукында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса