Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Бу җиңү һәркем өчен зур бүләк булды

Күп кенә питрәчлеләр “Созвездие – Йолдызлык-2018” ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең гала-концертының турыдан-туры трансляциясен тын да алмый карады. Чөнки финалистлар арасында катгый сайлап алу турларын үткән безнең яшь артистларыбыз да бар иде. Алып баручылар аларның исемнәрен атаганда, күп кенә җанатарларыбыз күз яшьләрен тыеп кала алмады.

Һәр яз саен  әлеге телефестивальдә  катнашу – бөтен республика буенча  меңләгән бала һәм олылар өчен  зур вакыйга. Һәр конкурс  көне – хис-кичерешләр ташкыны, киеренке көрәш һәм җитди көндәшлек.  Шуңа да карамастан, питрәчлеләр  ел саен  фестиваль супер финалыннан  лаеклы бүләкләр белән кайта. Быел  безнең лаеклы рәвештә горурланырлык уңышларыбыз бар.  “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында үткән конкурсның супер финалында, гала-концертта “Пластилин” хореография студиясендә  (җитәкче Ирина Моисеева) катнашучылар беренче урын яулады.

Супер финал нәтиҗәләре буенча, “УНИКС”та  гала-концертта кечкенә конферансье Савелий Демидович (аның җитәкчеләре – Наталья Демидович һәм Ләйсән Сәгыйрова)  һәм вокалист Альбина Хөснетдинова (Ринат Гыйләҗев)  үз номинацияләрендә икенче урын алдылар. “Гретта” хореография студиясенең өлкән группасы (Людмила Александрова) өченче дәрәҗә лауреат булды.

Җиңү беркайчан да җиңел генә бирелми. Бу  тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Монда  барлык катнашучыларга да бик күп хезмәт куярга туры килә. Кечкенә артистларны  әзерләүче җитәкчеләргә дә, ару-талуны белмичә тырышып шөгыльләнгән балаларга да. Әлбәттә инде, ата-аналар да читтә калмыйлар – алар катнашучыларның төп җанатарлары, аларның терәкләре, аларга  барлык авырлыкларны җиңәргә булышучылар. Сүз уңаеннан, гала-концерттан соң   аларның әти-әниләре кечкенә җиңүчеләрне бәйрәмчә шарлар, плакатлар, һәм хәтта фейерверклар белән каршы алды.

“Пластилин”ның, һәрбер бердәм команданыкы кебек, үз тарихы, үз стиле, характеры бар. Аларның һәр номеры  –  кабатланмас образлар белән  кызыклы  зур шоу. Ирина Моисеева  сүзләренә караганда, балалар – аның төп илһамландыручылары. Һәм ул алар турында шулкадәр яратып сөйли.

“Пластилин”  – районда иң күп  сандагы балалардан торган зур бию коллективы, аның җитәкчеләре Ирина Николаевна бик таләпчән, шуңа да аны яшь биючеләре зур уңышлары белән куандыра. Аларның һәрберсе өчен  җиңү зур мәгънәгә ия.

– Без җиңү өчен бик күп көч куйдык, – диде  “Пластилин”ның өлкән группасына йөрүче Эльвира Галимуллина. – “Йолдызлык”та беренче урын  –  бу әйтеп бетермәслек зур шатлык, әлбәттә инде, без бик бәхетле!

– Без Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын яуладык һәм фестивальдә  беренче урын  алдык, без бик шат, хис-кичерешләрне аңлатып бирерлек түгел, – диде студия җитәкчесе Ирина Моисеева. –   Бу лаеклы җиңү, ул безне алга таба дәртләнеп иҗат итәргә рухландыра. Без һәрвакыт финалга кадәр барып җитә идек, икенче, өченче лауреатлар булдык, әмма бу безнең беренче җиңүебез. Әлбәттә, без моның белән генә тукталып калмаячакбыз, киләчәктә дә катнашачакбыз, халыкара конкурсларда һәм республикадан читтә дә  үз көчебезне сынап карыйсыбыз килә. Инде якын киләчәккә планнарыбыз да бар.

Ике җиңү постановкасында  бу юлы  76  яшь биюче катнашты, студия ачылганнан бирле, алты  ел эчендә  аның  номерларында һәм шоуларында  йөзләгән  кыз һәм малай катнашты һәм алар район сәхнәләрендә генә түгел, ә аннан читтә дә  зур сәхнәләрдә чыгыш ясады.  Хәзер хореография аларның күбесенең тормышында зур урын алып тора, аларга яңа җиңүләр һәм киләчәктә уңышлар теләп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса