Быел Питрәч районындагы кайсы юлларга асфальт җәеләчәге билгеле булды
Быел юл фондын төзекләндерү һәм ремонтлау программалары буенча Питрәч авылында Пионерлар, Гаврилов (Росреестр янында)
һәм Почта урамнарындагы, Шәле авылындагы тыкрыкны, Олан Илендәге Эксперименталь һәм Яңа урамнарындагы участокларга асфальт җәю планлаштырыла. Иске Шигалидәге күп балалы гаиләләргә бүленеп бирелгән җир участокларына килү юлларын һәм Питрәчтә Яшьләр, Чәчәк, Прохладная, Окружная, Язгы урамнарындагы участокларга вак таш-ком катнашмасы җәеләчәк. Беренче Май авылы урамнарына, Көлкәмәр авылында Мәктәп урамына һәм Олан Илендә Кояш урамындагы участокка да вак таш-ком җәю планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа